«Мәдәни Җомга» газетасы — Казанда татар телендә чыгучы газета. Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык газетасы.
Тарихы «Мәдәни җомга» гәҗите ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 4 маенда карары нигезендә оештырыла.КМ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН. ПОСТАНОВЛЕНИЕ от 4 мая 1995 г. N 268 О ГАЗЕТАХ "ТАТАРСТАН ХЭБЭРЛЭРЕ" И "ИЗВЕСТИЯ ТАТАРСТАНА" Татарстан хөкүмәте Татарстан хәбәрләре көндәлек гәзитен ябып, аның урынына, мәдәният министрлыгы киңәше белән атналык мәдәният турында басма чыгарырга карар кыла.
1995 елның 21 июлендә «Мәдәни җомга»ның беренче саны чыга. Басманы гамәлгә куючылар – ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары. Беренче баш мөхәррире — татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров.
2005 елдан соң ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылган, ә 2008 елдан – “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хәленә төшерелә. Гәзит А3 форматындагы 24 биттән тора, атнаның җомга көннәрендә укучыларына ирешә.
Тиражы 2011 ел ахырында тиражы – 3 100 данә. 2023 елның 14 июленә ― 2 500 данә. 2024 елның 1 декабренә ― почта аша язылган 129 абунәче калганРузилә Мөхәммәтова. «Мәдәни җомга»ны язылып укучы 129 кешегә медаль тагарга кирәк! Интертат, 1.12.2024
Тасвирламасы «Мәдәни җомга» — халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучылар, журналистлар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә.
«И Туган тел…» кушымтасы «Мәдәни җомга» гәҗите һәр айның ахыргы атнасында дүрт сәхифәле «И Туган тел…» кушымтасы белән чыга. Аның дөнья күргән саннары инде 200 дән артып китте. Кушымтада телебезнең үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы төрледән-төрле көнүзәк мәсьәләләр кузгатыла, аның киләчәге күпьяклы кайгыртучанлык үзәгенә куела. «И Туган тел...»дә урын алган материаллар галимнәр, мәктәп һәм гимназияләр укытучылары, студентлар, аспирантлар эшчәнлегенә ярдәм итәрлек бай чыганак буларак та файдаланыла.
Шәхесләр Баш мөхәррирләр 1995-2015 — Зиннур Мансуров 2015-1.11.2024 — Вахит Имамов 2.11.2024- — Ләбиб Лерон
Искәрмәләр
Сылтамалар
«Мәдәни җомга» газетасының интернет сайты
Моны да карагыз
Татар телендәге матбугат басмалары исемлеге Татнет: Татнет сәхифәләре исемлеге * Татарча Telegram каналлары исемлеге
Төркем:Әлифба буенча гәҗитләр Төркем:1995 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Татарстан гәҗитләре Төркем:«Мәдәни Җомга» газетасы