Не́нец автоно́мияле о́кругы (, ) — Россия Федерациясенең төньяк-көнбатышта урнашкан субъекты (Архангельск өлкәсе составында).

Административ үзәге — Нарьян-Мар.

География

Чиктәшлек

ЯкРоссия субъектыТөньяк-көнчыгыш Ямал-Ненец автономияле округыКөньяк Коми РеспубликасыКөньяк-көнбатыш Архангельск өлкәсе Ненец автономияле округы Көнбатыш Европа тигезлегенең төньякта, күбесенчә Поляр түгәрәге аръягында урнаша, Ак, Баренц һәм Кара диңгезләр белән юыла.

Рельеф — күбесенчә тигезле.

Еллгаларның иң зрусы — Печора, монда да аның тамагы урнаша.

Утраулар — Колгуев, Вайгач.

Климат Субарктик; округның төньякта — аркткик климаты. Гыйнварның урта температурасы −12…-22 °C, июльнең — +6…+13 °C

Тарих V—XIII гасырларда монда билгеләнмәгән печера (ненецча — сиртя) кабиләсе торган. Ненецлар бу җирләргә безнең эраның икенче меңъеллыкта килделәр. Бу вакытта да, Новгород ягыннан руслар килә; Новгородның хакимияте тулысынча 14-15 гасырларда урнаштырылган. 1478 елдан, Новгород җимерелгәннән соң, хәзерге Ненец АО территориясе Мәскәү дәүләтенә күчте.

1500 елында Семён Курбский хәрби экспедициясе Пустозерск крепостен салган. Бу шәһәр гасырлар дәвамында Мезеньнан Уралга кадәр административ һәм сәүдә үзәге булган.

XVIII гасыр ахырыннан — ХХ гасырның башында хәзерге НАО территориясе Архангелск губерниянең Мезень һәм Печора өяз составына кергән иде.

1929 елда Төньяк край составында Ненец (Самоед) милли округы барлыкка килде.

1940 елда Воркута посёлогы Ненец АО-дан Коми АССР-га тапшырыла; 1954 елда округ составына Колгуев утравы тапшырылган.

1977 елда исемен Ненец автономияле округына алыштыра.

Демография Халык саны: 41 546 (2007) Шәһәр халкы: 27 147 (64,6 %) Авыл халкы: 14 872 Халык тыгызлыгы — 0,2 чел./км² Ирләр: 20 504 (49,5 %) Хатыннар: 21456 (50,5 %) Урта яшь: 31,5 лет

Милли состав 1939 җанисәбе 1959 җанисәбе 1970 җанисәбе 1979 җанисәбе 1989 җанисәбе 2002 җанисәбе 2010 җанисәбе ненецлар 5602 (11,8 %) 4957 (10,9 %) 5851 (15,0 %) 6031 (12,8 %) 6423 (11,9 %) 7754 (18,7 %) 7504 (18,6 %) 6003 (12,6 %) 5012 (11,0 %) 5359 (13,7 %) 5160 (10,9 %) 5124 (9,5 %) 4510 (10,9 %) 3623 (9,0 %) руслар 32 146 (67,5 %) 31 312 (68,8 %) 25 225 (64,5 %) 31 067 (65,8 %) 35 489 (65,8 %) 25 942 (62,4 %) 26 648 (66,1 %) украиннар 1402 (2,9 %) 2068 (4,5 %) 1224 (3,1 %) 2596 (5,5 %) 3728 (6,9 %) 1312 (3,2 %) - белоруслар 334 (0,7 %) 506 (1,1 %) 290 (0,7 %) 650 (1,4 %) 1051 (1,9 %) 426 (1,0 %) - башкалар 2130 (4,5 %) 1679 (3,7 %) 1170 (3,0 %) 1714 (3,6 %) 2097 (3,9 %) 1602 (3,9 %) 2524 (6,3 %)

Торак пунктлар Ненец автономияле округының эре торак пунктлары № Шәһәр Халык саны № Торак пункт Халык саны border|155pxНарьян-Мар 1 Нарьян-Мар 21 658 11 Великовисочное 544 2 Искателей 6 881 12 Каратайка 544 3 Красное 1 519 13 Амдерма 541 4 Несь 1 368 14 Харута 538 5 Нельмин Нос 916 15 Тельвиска 454 6 Ома 763 16 Бугрино 454 7 Хорей-Вер 739 17 Коткино 372 8 Түбән Пёша 718 18 Оксино 339 9 Индига 632 19 Шойна 300 10 Усть-Кара 574 20 Лабожское 250 2010 елның җанисәбе буенча<noinclude>

Административ-территориаль бүленеш Нарьян-Мар Поляр түгәрәге аръягындагы (Заполярный) район

Шулай ук карарга мөмкин Талеев Николай

Искәрмәләр

*