Таш елгалар (корымнар, борынгы төрки qorum «таш сибелмә, кыя ватыклары, сарыкташлар» дигәннән килеп чыкканДревнетюркский словарь — Л.: Наука, 1969. — Б. 460.) —— бу атама физик географияда, геологиядә һәм геоморфологиядә кулланыла; ике мәгънәсе бар:
урыны-урыны белән өч үлчәүле аралыкта тар, табигый юл белән барлыкка килгән таш кисәкләре тупланмасы, җирнең өске катламында бер бөтенлек булып, утрау рәвешле сибелеп ята; җир өстендәге катлаулы корылышлы күренеш, — курумлэнд, — янәшә торган очлы сынык кырлы таш кисәкләренең төрле авышлыкта урнашкан төркеме, ул акрын гына хәрәкәт итә ала. Үз микроклиматы, гидрологиясе, үсемлекләр һәм хайваннар донъясы бар.
Россия Федерациясендә корымнарны өйрәнүнең әйдәүче фәнни үзәге -М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.
Атама Азияның күп кенә өлкәләрендә бу атама киң кулланыла . Дөнья географик әдәбиятендә һәм картографиядә, Каракорум (тау системасы) атамасында ныгынган (төркичә «кара таш, кара кыя»).
Таш сибелмәләре рус телендә фәнни әйләнешкә «корым» (курумы) дип Россия геологы Макеров Яков Антонович «Нагорное террасы Сибири и их происхождение» (1913) дигән монографиясендә керткәнМакеров Я. А. Нагорные террасы Сибири и их происхождение // Известия Геологического комитета. — 1913. — Том 32. — № 8.. Атама башка берничә телдә дә бар. Әммә рус фәнни әдәбиятендә башка терминнар да очрый: «курум» — «каменистая осыпь», «каменная россыпь», «каменный шлейф», «обломочные накопления», «глыбовая россыпь», «каменная река», «каменная река», «каменные моря», "каменныйглетчер ", «движущийся поток щебня», «курумник», «развалы каменных глыб». Россия тикшеренүчесе А. Ф. Глазовский Алтайда һәм Чаянда «уронник» дигән атама булуын язаГлазовский А. Ф. Курумы. Проблемы изученности и задачи исследований. Рукопись. Депонирована в РИНИТИ 08.06.1978 г. № 1844-78 Деп..
«Вечный зов» фильмында таш елгалар Совет чорының бик популяр күп сериялы фильмнарының берсе «Вечный зов»ның табигать күренешләре Башкортстанда төшерелгән. Алар арасында Белорет тауларының таш елгалары да бар. Бу елга Белорет районының Отнурок авылыннан ерак түгел тау артында төшерелгәнГде снимали «Вечный зов»http://fb.ru/article/209242/gde-snimali-vechnyiy-zov-istoriya-filma-akteryi-i-roli-gde-byil-snyat-film-vechnyiy-zovhttps://www.youtube.com/watch?v=WwHX-kWXMu4
Киң таралган төбәкләр
Бырранга Чаян таулары Урал Врангель утравы Становой тау итәге Фолкленд утраулары
Искәрмәләр
Әдәбият
Будилин Ю. С. О причинах перемещения крупного материала по склонам // Труды Центрального научно-исследовательского геолого-разведочного института. 1963. Выпуск 56. Воскресенский С. С. Динамическая геоморфология. Формирование склонов. — Москва: Издательство МГУ, 1971. Гончаров А. В. Курумология. — Мiнск: Выдавецтва, 2010. — 80 с. Калинин Э. В. Основные типы гравитационных явлений на склонах // Инженерно-геологическое изучение обвалов и других гравитационных явлений на горных склонах. — Москва: Издательство МГУ, 1969. Романовский Н. Н. Курумовые гольцовые пояса гор. Новосибирск: Наука, 1989—147 с. Тюрин А. И. Генетическая классификация курумов // Вестник Московского государственного университета. Серия геологическая. 1979. № 3.
Видео
Ирәмәлнең таш елгасы Таганайның таш елгалары
Сылтамалар
Каменные реки //Большая советская энциклопедия Большая Каменная река. Национальный парк Таганай — особо охраняемая природная территория, памятник природы в Челябинской области. Минутка природы. Большая Каменная река. Видеосюжет скомпилированный из фотографии Курумы: эволюция под ногами/Илья Любечанский (энтомолог). Новосибирск. 07.02.2012 г.
Төркем:Башкортстан табигате Төркем:Таулар