Виталий Вольский ( [ .]) ( исем - Виталий Фридрихович Зейдель ( ) ( 1901, Санкт-Петербург - 1988, Минск ) - белорус совет язучысы, драматург, әдәбият белгече, туган якны өйрәнүче. Филология фәннәре кандидаты. Белоруссия ССР ының атказанган мәдәният эшлеклесе (1971).
Биографиясы 1920-1926 елларда ул Кызыл Армиядә хезмәт итә, Гражданнар сугышында катнашучыАлександрович С. Вольский // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М.: Сов. энцикл., 1962—1978. Т. 1: Аарне — Гаврилов. — 1962. — Стб. 1029.. 1925 елдан ВКП(б) әгъзасы.
В. Ф. Вольский 1988 елның 22 авгусында Минскта вафат була .
Улы Артур Вольский (1924-2002) -белорус язучысы, оныгы Лявон Вольский - белорус музыканты (1965 елда туган) .
Иҗаты 1926 елдан бастырыла башлай . Ул белорус фольклоры мотивлары буенча, героик халык характерларын шигырьләп пьесалар яза: «Чудесная дудка» (1938), «Дед и журавль» («Дзед і жораў», 1939), «Нестерка» (1940), «Машека» (1946). Аның пьесалары юмор белән язылган, телнең байлыгы һәм сагыулыгы белән аерыла .
Виталий Вольский балалар өчен Белоруссиянең табигате һәм хайваннар дөньясы турында берничә очерк һәм хикәяләр китабы язган: «По лесным стежкам» (1948), «В лесах над Берёзой» (1955), «Месяц за месяцем» (1956), «Чайки над Нарочью» (1959), «Родной край» (1961), «Три путешествия в страну белорусов» (1967), «Полесье» (1970); чит ил тәэсирләре китаплары: «Африканское путешествие» (1963), «Эль Махриб» (1965). Аның тарафыннан белорус әдәбияты һәм театры тарихы буенча эшләр («феодализм чорында белорус әдәбияты тарихы буенча очерклар") язылган.
И. В. Гетеның «Рейнеке-Лис»ын белорус теленә тәрҗемә итә. Виталий Вольский сценарийларына нигезләнеп, «Беловежская пуща» (1946) и «Нестерка» (1955) кинофильмдары «Нестерка» мультфильмы куела.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре БССР-ның атказанган мәдәният эшлеклесе (1971). Ул 2 орден һәм медаль белән бүләкләнгән.
Кызыл Йолдыз ордены Хөрмәт Билгесе ордены (1964)
Библиография
Белорус телендә
«Па лясных сцежках», Минск, 1948; «У лясах над Бярозой», Минск, 1955; «Месяц за месяцам», Минск, 1956; «На бабровых азёрах», Минск, 1957; «Чайкі над Нараччу», Минск, 1959; «Родны край», Минск, 1961; «Эдуард Самуйлёнак», Минск, 1951; «Нарысы па гісторыі беларускай літаратуры эпохі феадалізма», Мінск, 1958.
Рус телендә (автор) тәрҗемәсендә
Пьесы, М., 1954; В лесах над Березиной, Л., 1958. Под небом Африки, Минск, 1969.
Әдәбият
Вольский Виталий Фридрихович / Кулешов Ф. И. // Вешин — Газли. — М. : Советская энциклопедия, 1971. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 5). Александрович С. Вольский // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М.: Сов. энцикл., 1962—1978. Т. 1: Аарне — Гаврилов. — 1962. — Стб. 1029. Пісьменнiki Савецкай Беларусi. Кароткi біябібліяграфічны даведнik, Miнск, 1970 Берков П. Н., Виталий Вольский и его драматические сказки, [Вступ. ст.], в кн.: Вольский В., Пьесы, М., 1954. Жаров М., Нестерка, «Сов. культура», 1955, 17 февр., № 22; Зубов К., Нестерка, «Правда», 1955, 19 февр., № 50; Чирков В., «Нестерка» в Москве, в кн.: Декада белорусского искусства и лит-ры в Москве. Сб. материалов, Минск, 1955;
Искәрмәләр
Төркем:Русия ватандашлар сугышында катнашучылар Төркем:Псевдоним астында билгеле әдипләр Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:ССРБ Язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:ССРБ тәрҗемәчеләре Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Беларусия драматурглары Төркем:ССРБ драматурглары Төркем:XX гасыр драматурглары Төркем:Әлифба буенча драматурглар Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Минскта вафатлар Төркем:1988 елда вафатлар Төркем:22 август көнне вафатлар Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:1901 елда туганнар Төркем:5 сентябрь көнне туганнар