Ренат Мирзахәсән улы Әюпов — татар артисты, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2014). Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2015). Тәрҗемәи хәле 1964 елның 28 мартында Татарстан АССРның Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килә. 1988 елда Щепкин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесын, ә 1995 елда Щукин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлый.

Үзенең иҗат эшчәнлеген Ренат Әюпов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист буларак башлап җибәрә. 1995 елда ул Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнә, 1996 елдан — Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. 2002 елдан аны янә Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгелиләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе 2011 ― Гаяз Исхакый премиясе 2014 ― Россиянең атказанган артисты 2015 ― Дамир Сираҗиев премиясе 2023 ― Россия мөселманнарының «Казанышлар өчен» медале Мөфти Равил Гайнетдин тантаналы очрашуда Кариев театры актерларына медальләр тапшырды. Татар-информ, 11.10.2023 В Московской Соборной мечети прошел торжественный прием для актеров театра им. Габдуллы Кариева. Совет муфтиев России, 10.10.2023 Искәрмәләр

Сылтамалар

Г.Кәриев ис. театр сайты

Моны да карагыз

Төркем:Кариев театры Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган артистлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары