1 сентябрь — Милади тәкъвимендә тугызынчы айның беренче көне. Ел ахырына кадәр 121 көн кала.
Бөтендөнья тынычлык көне (Икенче Бөтендөнья сугышы башланган көн).
Әрмәнстан, Беларусия, Казакъстан, Молдавия, Россия, Төрекмәнстан, Украина — Белем көне. Ливия — инкыйлаб көне. Словакия — Конституция көне. Үзбәкстан — бәйсезлек көне. Сингапур — укытучы көне.
1482 — Татар армиясе Русь башкаласы Киевны ала. 1581 — Рус гаскәрләре Себер ханлыгына һөҗүм итәләр. 1923 — дә Канто җир тетрәве нәтиҗәсендә берничә йөз мең кеше вафат була. 1939 — Алмания җирләрендә оештырылган дәүләте га гаскәрләрен кертеп, Икенче бөтендөнья сугышын башлый. 1969 — Түбән Кама музыка көллияте беренче укучыларын кабул итә. 1969 — дә хәрби бәрелеш нәтиҗәсендә хәкимияткә Мөаммәр Каддафи килә. 1971 — , , илләрендә узган референдумларда Гарәп Җөмһүриятләре Федерациясе конституциясе раслана. 1971 — үз бәйсезлеген игълан итә. 2004 — Төньяк Осетиянең Беслан шәһәренен 1 нче мәктәптәбендәге Белем көне чарасында катнашкан 1128 кеше тоткын алына.
Симән көне Керәшен татарларында бу көн Симән (Семен) көне дип йөртелә: “арышны Симән көнне төшкә тикле чәч, төштән соң чәчмә”, “симән көн үткәч, биш-алты көннән бәрәңге казырга ярый”. Симән көнендә умартадан бал алу һәм өйдән чебен куу йоласы яшәп килгән. Чебеннәрне куганда: «Чыгыгыз, чык, Симән бабай килгән, бал ашарга чакыра», — дип әйтә торган булганнар.
Сынамышлар Беренче сентябрьдә җылы булса, бөтен көз җылы булыр. Беренче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озак киләр. Симән көнне яңгыр яуса, көз пычрак килә. Беренче сентябрь көнне җил булса, киләсе ел ашлык начар булыр.
1867 — Авраамий, 1905 — Тамара Абакелия, гөрҗи совет сынчысы, график, театр рәссамы. 1922 — Ташхуҗа Хуҗаев, үзбәк режиссёры, театр һәм кино актёры, мөгаллим, тәрҗемәче. 1924 — Әхмәт Әминев, Социалистик Хезмәт Каһарманы. 1926 — Фәния Чанышева, шагыйрә. 1928 — Алмазия Нуриева, Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы. 1941 — Кадим Аралбай, башкорт язучысы. 1946 — Рәис Мөхәммәдиев, татар язучысы, фантаст. 1947 — Асия Юнысова, журналист, язучы. 1948 — Альберт Әсәдуллин, татар җырчысы. 1948 — Шамил Зарифов, татар хакимият-хуҗалык эшлеклесе. 1960 — Нурулла Гариф, татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты. 1961 — Сергей Говорухин, кино режиссеры, сценарий язучы, прозаик. 1976 — Алсу Кормаш, Азатлык радиосы журналисты.
1715 — Людовик XIV, француз патшасы, башлыгы. 1910 — Александр Зайцев, химия галиме, профессор. 1941 — Габдулла Галиев, татар шагыйре. 1970 — Франсуа Мориак, француз язучысы, шагыйрь. 1984 — Наум Урхи, чуаш тел галиме, тәрҗемәче. 1991 — Иван Аношин, совет фирка‑дәүләт эшлеклесе, генерал‑лейтенант. 1993 — Хәсән Габдуллаев, азәрбайҗан физика галиме, академик. 2022 — Равил Маганов, «Лукойл» АҖ беренче башкарма вице-президенты (фаҗигале төстә). 2023 — Рашат Низами, язучы. 2023 — Раббани Шәрипов, милли көрәш буенча РСФСР чемпионы.
Чыганаклар Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге/Төзүчесе Н.В. Максимов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 223б. ISBN 5-7761-1255-9
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Төркем:Ел көннәре Төркем:1 сентябрь