Рус Карае () — Мордовиянең Темников районына керүче рус-татар авылы.
Сыйфатлама Авыл атамасы авыл хуҗасы булып торган йомышлы татар Акчура Караевтан (Акчура Карайдан) килеп чыккан. Соңрак, 1685 елда, авыл Алмакай Теребердыевка күчкән.
Бу тирәдә Карайлар өчәү – Бәләкәй Татар Карае, Рус Карае һәм Зур Татар Карае. Рус Карае Бәләкәй Татар Карае белән кушылып беткән, дияргә була, алар картада да бер авыл итеп күрсәтелгән. Ә менә Зур Татар Караен рус авылыннан тирән чокыр аерып тора, мәчете дә бар.
Авылда төп (9-еллык) мәктәп бар. Укучылар саны 53. Милләтләре буенча татарлар — 28, руслар — 20, чегәннәр — 5.http://www.rkaraevo-school.narod.ru/
Искәрмәләр
Чыганаклар Топонимический список татарских населенных пунктов Мордовии Фәүзия Бәйрәмова. Мишәр иле
Төркем:Мордовия татар авыллары Төркем:Темников районы