Татар Пешләсе () — Мордовиянең Рузай районына керүче татар авылы.

Пешлә Рузай шәһәреннән алданрак пәйда булган. Документларда 1631 елны морза Уразай Тәңкәчиев карамагында ике авыл: Татар Пешләсе һәм Рузай турында язылган. Рузай авылы хәзерге Рузайның көньяк өлешендә (тимер юл вокзалы артында) урнашкан. Пайгарма, Пешли һәм Нурлы елга буйлары морзаның милке булганнар.

1869 елга авылда 345 йорт исәпләнгән.

Пешлә авылы Рузай шәһәре белән кушылып диярлек тора.

Пешлә мәктәбендә 164 бала укый. Милләтләре буенча 112 татар, 25 рус, 13 мукшы баласы. Ата-аналар күбесендә Рузай ширкәтләре һәм оешмаларында, Илшат Демкин хуҗалыгында эшлиләр, фермерлар да бар.Пешлә урта мәктәбе сайты

Инкыйлабка кадәр Пешләдә 6 мәчет булган. Совет заманында аларны яптылар. Өч мәртәбә халык төзелеш башлады, ләкин өч тапкырын да бураларны уполномоченный алып киткән. Хәзерге мәчет төзелеше 1989 елны башланган. Сәетов Ә.Х., Демкин И.Д һәм Шабаев Р.Д. матди ярдәме белән төзелгән. Соңрак икенче мәчет тә төзелгән.

250px|thumb|left|Пешләнең 1нче мәчете Авыл атамасы ике мордва сүзеннән тора: "пеше" (урман) һәм "ляй" (елга, чишмә). Якында гына Мордва Пешләсе авылы бар.

Халык 2002 2010 3223 3271

Милли состав (2002): татарлар – 72,9%, руслар — 17,0%, мордва – 9,0%.

Танылган шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1884-02-16 Шәриф Камал язучыдраматургжурналист Нур«Вакыт»Эшчеләр дөньясыКызыл йолдызЮксыллар сүзеСабан«Ватаным Татарстан»Татар мәдәнияте йортыГалиәсгар Камал исемендәге Татар театры 1942-12-22 Казан 1910 Зәйнәп Байгилдиева музей эшлеклесехимик 2002 Казан

Шәриф Камал — татар әдәбияты классигы.

Искәрмәләр

Чыганаклар Топонимический список татарских населенных пунктов Мордовии

Төркем:Мордовия татар авыллары