Лакау (Татар Лакасы, ) — Пенза өлкәсенең Вадинск районына керүче татар авылы. Татар Лакасы авылы советына керә.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9
Географиясе
Вадинсктан 15 км ераклыкта, Лака елгасы ярында урнашкан.
Атамасы
Авыл атамасы фин-угырча чорма, манара мәгънәсен аңлата.
Тарихы
Борынгы мишәр авыллары рәтенә керә. Элекке Керенск өязенең башка татар авыллары шикелле үк ул руслар килгәнче корылган була. Нугай яуларын туктату өчен беренче ныгытма линияләре бу авыллар аша узган.Р. Г. Мухамедова «Татары — мишари — Историко-этнографическое исследование» Москва: «Наука» 1972 г. .
Авыл рус һәм татар авыллары кушылуыннан барлыкка килгән. Татар өлешенә XVII гасыр уртасында керән оборонасы сызыгында хезмәт иткән атлы татар-казак авылы буларак нигез салына.Онлайн - энциклопедия Tatarica. XVIII гасыр башында татар халкының бер өлеше чукындырыла һәм руслашып китә. 1721 елда Покровское авылы дип тә телгә алына. 1782 елда Татар Лакасы, шулай ук якындагы Чудовка һәм Мачали авыллары берничә вак җирле өяз дворяннары, бер сарай кешесе һәм татарлар милкендә була. 163 йорт һәм 1196 кеше яшәгән. Покров Пресвятой Богородицы исеменә багышланган агач православие чиркәве эшләгән.
XIX гасырда авыл ике волость составына керә: көнбатыш өлеше Сергиево-Поливановск волостена карый; көнчыгыш өлеше Выборновск волостена карый. 1911 елга авылның көнбатыш өлешендә өч крестьян җәмгыяте, 54 йорт һәм тимерче алачыгы булган; көнчыгыш өлешендә бер крестьян җәмгыяте, 80 йорт, чиркәү, мәчет, чиркәү-мәхәллә мәктәбе, ике җил тегермәне, тимерче алачыгы һәм дүрт кибет булган. Ул чорда авылның гомуми халкы 1028 кеше тәшкил итә. 1926 елда татар халкы өлеше 25 % тәшкил итә. 1955 ел мәгълүматлары буенча авылда Калинин исемендәге колхозның үзәк утары урнашкан.
Халкы
2002 елда авылда 292 кеше яшәгән, 92 % руслар, 8 % гына татарлар була.
Авылда 2004 елда 111 йортта 333 кеше яшәгән.
Дин XX гасыр башында авылда мәчет һәм чиркәү эшләп торган.
Хәзер авылның күпчелеген руслар тәшкил итә. Рус чиркәвегенә төзелгән.ref name="ПЭ" />
Искәрмәләр
Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары
Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары Төркем:Вадинск районы торак пунктлары