Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләү өчен кулланыла торган сүз төркеме — теркәгеч.

Мәсәлән: Чәчәкле һәм кояшлы беренче июнь көне. (Ә. Бикчәнтәева) Ярның астына тавышсыз-тынсыз гына кердек тә кармакларны хәзерли башладык. (Г. Ибраһимов) җөмләләрендә һәм, тә теркәгечләре җөмлә кисәкләрен үзара бәйләп килгәннәр; Урман күгәрченнәре гөрли һәм сандугачлар чутылдый. (Г. Бәширов) — бу җөмләдә һәм теркәгече кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләп килгән.

Чыганаклар Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов. Татар теле. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек.

Төркем:Сүз төркемнәре