Чернецов Алексей Владимирович (1945 елда туган) — совет һәм Россия археологы, тарих фәннәре докторы, профессор.
250-дән ашу фәнни хезмәт авторы, шул исәптән монографияләр язучыЧЕРНЕЦОВ АЛЕКСЕЙ ВЛАДИМИРОВИЧ һәм бик күп экспедицияләрдә катнашучыЧернецов Алексей Владимирович.
Биографиясе Чернецов Алексей Владимирович 1945 елның 1 мартында Мәскәүдә туган.
Белеме Алексей Чернецов 1968 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган.
Югары уку йортын тәмамлагач ССБР фәннәр академиясенең археология институты хезмәткәре булып эшли (хәзерге Россия Фәннәр Академиясенең археология Институты), 1968 — 1972 елларда Мәскәү дәүләт университетының археология кафедрасында аспирантурада читтән торып укый. 1973 елда «Борынгы Русь сөрү коралы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, 1988 елда "XIV—XV гасырда феодаль Русьтә дөнья символикасы" дигән темага докторлык диссертациясе яклый, академик Б А. Рыбаков аның укытучысы була.
Эшмәкәрлеге Археология институтында 1968-1991 елларда лаборант, өлкән лаборант, кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәтче вазифаларында эшли.
1991 елда Алексей Чернецов РФА Археология институтының славян-рус археологиясе бүлеген җитәкли һәм укытучылык буенча эшчәнлек башлый — башта изге Иоанн Богослов исемендәге Россия православие университетында (ПУ), аннары — Россия дәүләт гуманитар университетында (РГГУ, 1996 елдан бу югары уку йортының музеелогия кафедрасы профессоры була).
А. В. Чернецов РФА Археология институтының фәнни советы әгъзасы (1991 елдан), институтның саклау (хранитель) советы әгъзасы (1988 елдан); РГГУ саклау (хранитель) советы әгъзасы (2001 елдан). Шулай ук "Живая старина" журналының редколлегия әгъзасы (1994 елдан) "Российская археология" журналының редколлегиясендә эшли (2001 елдан).
Алексей Владимирович 1994-1996 елларда "РФ-ның танылган галиме" дәүләт фәнни стипендиясенең стипендиаты була. 1998 елдан 1999 елга кадәр Принстонда, Акшта перспективалы эзләнү институты әгъзасы булып хезмәт итә.
Әдәбият
В Челяп П. Чернецов Алексей Владимирович // Рязань энциклопедия. Т. III. Рязань, 2002.
Сылтамалар
АЛЕКСЕЙ ВЛАДИМИРОВИЧ ЧЕРНЕЦОВ Кистень со Старой Рязани arheologija.ru/k-60-letiyu-alekseya-vladimirovicha-chernetsova/ К 60-летию Алексей Владимирович Чернецов
Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:1 март көнне туганнар Төркем:1945 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Мәскәүдә туганнар