Сәгыйтов Азамат Тәлгат улы (, Ишембай, Башкорт АССРы) — Россия сәясәтчесе, эшкуар, Башкортстан Республикасының кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фондының генераль директоры.
Белеме Уфадың 39 нчы мәктәбендә укый. 1989 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетында механик һөнәре буенча белем алаКлуб выпускников МГУ: Азамат Сагитов освобожден от должности руководителя Администрации Президента РБ. Башкорт дәүләт хезмәте һәм идаралыгы академиясында укый, идарә итүче кадрлар әзерләүнең федераль программасы курсын үтә.
Хезмәт эшчәнлеге 1989—1993 — стажер-укытучы, Мәскәү дәүләт университетының газ һәм дулкын динамикасы кафедрасы аспиранты,
1993—1996 — ПКФ «Сервис-автоматика» инженеры,1996—1998 — сәүдәгәрлек директоры, «Электроника донъясы» ябык акционерлар җәмгыятенең генераль директоры, 1998—2000 — «Тылчымлы йәйгор» ябык акционерлар җәмгыятенең генераль директоры,2000—2001 — Уфа кала кече эшкуарлыкны үстерү һәм саклау фонды генераль директоры,2001—2005 — Башкортстан Республикасы кече эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү фондының генераль директоры.2005—2008 — Уфа шәһәре Киров хакимияте башлыгы; 2008—2009 — Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе;2009—2010 — БР Уфа шәһәре шәһәр округы хакимиятенең эшләр идарәчесе. 2011—2014 — БР Уфа шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары — муниципаль милеккә идарә итү буенча комитет җитәкчесе.
Гаиләсе Атасы — Сәгыйтов Тәлгат Нигмәтулла улы (җөмһүрият «Башкортстан» гәзитенең баш мөхәррире, Башкортстан Республикасының мәдәният министры).
Әнисе — Сәгыйтова Фәрзәнә Фәткулла кызы (Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы мөдире).
Абыйсы — Салават (Башкортстан хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Башкортстан республикасы хөкүмәте).
Әнисе ягыннан бабасы — Әхмәтзәки Вәлидинең ике туган энесеВатандаш / Соотечественник / Compatriot
Атасы ягыннан бабасы Сәгыйдуллин Нигмәт 1942 елның 28 ноябрендә Великолукский районының Великие Луки шәһәре янында сугышта һәлак булаВеликие Луки : К 9 мая увековечат память башкирского солдата, погибшего в 1942 году в бою под Великими Луками.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Сагитов Азамат Талгатович/ официальный сайт ГО г. Уфы Сагитов Азамат Талгатович Сагитов Азамат Талгатович / Справочно-информационный ресурс «Кто есть кто в Республике Гербы». Олег Нечаев. Взлет Азамата Сагитова//АиФ-Гербы Азамат Сагитову не хватило «харизмы»? Мне нравится управлять Елена Садыкова. Президент Башкирии назначил нового руководителя своей администрации
Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:15 март көнне туганнар Төркем:1967 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Ишембайда туганнар Төркем:Эшкуарлар Төркем:Сәясәтчеләр Төркем:Шәхесләр