Ёсихидэ Суга (, 1948 елның 6 декабре, Япония, Акита префектурасы, Огати өязе (хәзер Юдзава шәһәре эченә кергән), Акиномия) — Япония дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2020―2021 елларда ― Япония премьер-министры, 2020―2021 елларда Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисеSatoshi Sugiyama. Japan's next leader: How Yoshihide Suga beat the odds to succeed Shinzo Abe. japantimes.co.jp, 14.09.2020.

Япония министрлар кабинетының Генераль секретаре (2012—2020).

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 6 декабрендә Акита префектурасы Огати өязе (хәзер Юдзава шәһәре эченә кергән) Акиномия авылында туган. Токиода бакалавр дәрәҗәсе алган. Унбер ел дәвамында парламент депутаты ярдәмчесе булып, 1984 елда Япониянең тышкы сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында эшләгән. Иокогама шәһәр советы әгъзасы булган.

1996 елда Япониянең либераль-демократик фиркасе исемлеге буенча беренче мәртәбә сайланган.

2006—2007 елларда Япония премьер-министры беренче кабинетында эчке эшләр һәм коммуникацияләр министры вазифасын били.

2012—2020 елларда Япония министрлар кабинетының Генераль секретаре.

2020―2021 елларда ― Япониянең либераль-демократик фиркасе рәисе, ил премьер-министры. Сәламәтлеге буенча Япония премьер-министры вазифасыннан киткән Синдзо Абэ урынына премьер-министр итеп сайлау буенча парламентта тавыш бирү 16 сентябрьдә узган В Японии сформировали новое правительство. ria.ru, 16.09.2020.

Сылтамалар Ёсихидэ Суга. Рәсми веб-сайт Моны да карагыз Япониянең либераль-демократик фиркасе Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Япония сәясәтчеләре Төркем:Хосэй университетын тәмамлаучылар