Габдулла Тукай һәйкәле — 2020 елның 1 октябрендә Чиләбе шәһәрендә ачылган һәйкәл. Авторы — Русиянең атказанган рәссамы скульптор Александр Лохтачев (Златоуст).
Тарих 1912 елда Габдулла Тукай хәзерге Чиләбе өлкәсенә кергән Троицк шәһәрендә булган.
Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл ачу Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында уздырыла. Монумент өчен акчаны бөтен илдән татарлар җибәргән. Скульптураны әзерләүдә Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге дә үз өлешен керткән.
2020 елның 1 октябрендә узган һәйкәлне ачу тантанасында Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашаПрезидент Татарстана открыл в Челябинске памятник поэту Габдулле Тукаю. chel.dk.ru, 1.10.2020.
Һәйкәлне Златоуст шәһәре осталары — «Лохтачевның скульптура остаханәсе» скульпторлары — Русиянең атказанган рәссамы Александр Лохтачев, шулай ук Ольга Зубкова һәм Наталья Лохтачева ясаган. Скульпторлар 7 елга якын әзерләнгән. Сынның берничә варианты тәкъдим ителгән булганМария Минина, Андрей Грищук. Второй после Пушкина. В Челябинске открыли памятник Габдулле Тукаю. 31tv.ru, .10.2020 В Челябинске открыли памятник татарскому поэту Габдулле Тукаю. ria.ru, 1.10.2020. Кәсле шәһәрендә чуен кою заводында гипстан коелган.
Тасвирлама Һәйкәлнең биеклеге (күтәртмәсе белән) 2 метр 20 см. Бронзадан ясалган. Ул Воровский урамында яңа барлыкка килгән скверда урнаштырылган. рус телендә:
Великий татарский поэт Габдулла Тукай 1886—1913 дип язылган.
Шагыйрь барлык буена, җилбәгәй җибәргән пәлтә һәм түбәтәйдән сурәтләнгән, уң кулында ачык китап. Аның яшүсмерләрчә төз гәүдәсе һәм матур йөзенең һәр детале, һичшиксез, шигъри рухлану һәм иҗади фантазиянең очышы турында сөйлиВ Челябинске открыли памятник татарскому поэту. chelindustry.ru, 1.10.2020.
Сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачты. Рәсми Татарстан, 1.10.2020 В Челябинске открыли памятник Габдулле Тукаю. interfax.ru, 1.10.2020
Моны да карагыз Муса Җәлил һәйкәле (Чиләбе)
Искәрмәләр
Төркем:Чиләбе һәйкәлләре Төркем:Тукайга һәйкәлләр