Парагва́й (исп. Paraguay, гуар. Paraguáype), рәсми атамасы Парагва́й Респу́бликасы (исп.República del Paraguay, гуар. Tetã Paraguái) – Көньяк Америкада урнашкан диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. "Парагвай" сүзе гуарани телендә җирле Парана елгасының атамасыннан килеп чыккан.
Тарих 1537 – испаннар Асунсьонга нигез сала. 1542–1640 – Перу испан вице-корольлеге составында. 1609 – иезуитларның үтеп керүе. 1617 – Парагвай территориясе Перу испан вице-корольлеге кысаларында Испаниядән автономиягә ирешә. Җирле хакимият иезуитлар ордены кулында була. 1768 – иезуитларның испан хакимияте тарафыннан Парагвайдан куылуы. 1776 – Парагвай Рио-де-Ла-Плата вице-корольлеге составына кертелә. 1811 – Рио-де-Ла-Платаның Испаниядән бәйсезлек алуы тәэсирендә Парагвай Испаниягә һәм Рио-де-Ла-Платаның дәвамчысы булган Аргентинага бәйсез дәүләт булып оеша. 1848 – креолларның (испаннарның җирле токымнары) хаклары индеецларның хаклары белән тигезләшә. 1866–1870 – Бразилия һәм Аргентина белән сугыш (Парагвай сугышы). Сугыш нәтиҗәсендә халык саны 1 525 000нән 90 %ка кими (1871 елда 221 000 кеше, шуларның 28 000 генә ир кеше). 1887 – эре җирбиләүчеләрнең мәнфәгатьләрен чагылдыручы «Колорадо» фиркасенең корылуы. 1922–1923 – гражданнар сугышы. 1932–1935 – Боливия белән Чак сугышы. Парагвай сугышта җиңә, ләкин яулап алынган җирләрне АКШ корпорацияләре эшкәртә башлый. 1936 – Чак сугышы ветераннары хакимиятне үз кулына ала. 1940–1948 – генерал Мориниго диктатурасы. 1954–1989 – генерал Стресснер диктатурасы. 1989 елның 3 феврале – Стресснер Андрес Родригес тарафыннан бәреп төшерелә. 1992 – яңа конституция кабул ителә.
Сәяси төзелеше Республика. Дәүләтнең һәм хөкүмәт башлыгы – халык тарафыннан биш елга сайланып куелган президент. 2008 елдан башлап Парагвайның президенты – сайлаучы тавышларының 41 %ын җыйган Фернандо Луго.
Парламент – халык тарафыннан биш елга сайланучы 45 сенатордан һәм 80 депутаттан торучы ике палаталы Конгресс.
Географик мәгълүмат 330px|thumb|left|Парагвай картасы Парагвай Җөмһүрияте Көньяк Американың үзәк өлешендә урнашкан һәм океанга чыгышы юк. Көньякта һәм көньяк-көнбатышта Аргентина, төньякта һәм төньяк-көнбатышта Боливия, көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Бразилия белән чиктәш. Ил Парагвай елгасы белән ике тигез булмаган кисәккә бүленгән. Елганың көнбатышында илнең 60 %ын биләп торучы чүлле Гран-Чако өлкәсе урнашкан. Халыкның төп өлеше яшәгән көнчыгышта уңдырышлы далалар һәм субтропик урманнар урнашкан.
Икътисад Электр энергиясе тышка чыгарыла. Үз-үзен бодай һәм башка ризык төрләре белән тәэмин итә. Мамык һәм май культуралары (аеруча ) җитештерелә.
Парагвайның икътисады авыл хуҗалыгына һәм Бразилия белән Аргентиина базарларына нык бәйле. Ягулык җитештерелми. Банк һәм финанс секторлары үсеш алмаган. Икътисад тотрыксыз һәм чит ил инвестицияләре аз.
Төп экспорт товарлары – , мамык, ит, үсемлек мае, электроэнергия, агач, күн.
Халык Халыкның еллык артуы – 2,4 %.
Уртача гомер озынлыгы – 75,8 ел.
Укый-яза белү – 94 % (2003 ел бәяләмәсе).
Халыкның 88 % артыгы – метислар (испаннар белән индеецларның кушылмасы). Чиста канлы индеецлар – 2 %, ак халык – 9 %. Илдә халыкара аралашуда гуарани теле киң кулланыла. Халыкның 37 %ы бары тик гуаранида аралаша, яртысы испанча һәм гуаранича белә, 7 %ы бары тик испан телен белә һәм 6 % – немецча, японча яки корейча сөйләшә. Диннәр Ил халкының (7,3 млн кеше, 2021 елга) 95 % тан артыгы үзләрен христианнар дип саный (89 % католиклар һәм 8 % протестантлар) The Latin American Socio-Religious Studies Program/ Programa Latinoamericano de Estudios Sociorreligiosos (PROLADES) PROLADES Religion in America by country. Азчылык диннәргә мормоннар, Бәһаи, Ислам, Буддачылык, Һинд дине, Яһүд дине һ. б. керә . Парагвайда ислам Парагвайда Һинд дине
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Көньяк Америка Төркем:Көньяк Америка дәүләтләре Төркем:Җөмһүриятләр