Ишәй () — Сембер өлкәсендә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Сембер районының административ үзәге.
Халык саны — 10 452 кеше.Численность населения по городским округам и муниципальным районам Ульяновской области
География Ишәй Зөя елгасында, Сембердән 7 километр төньяктарак урнаша.
Тарих Беренче тапкыр Ишәй XVII гасырның башында телгә алына.
1648 елда, Сембер-Карсун засека сызыгы төзелү аркасында, Ишәйдә атлы казаклар отряды (50 кеше) урнаштырыла.
XIX гасырның уртасында авылда сукно фабрикасы нигезләнә.
1910 елда Ишәйдә 2 меңнән артык кеше яшәгән.
1945 елда Ишәй эшчеләр посёлогы статусын ала; 1977 елдан — Сембер районының административ үзәге.
Халык
1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 5 722 6 062 7 113 9 289 10 032 10 452
Милли состав (2002): руслар — 68,4%, татарлар — 22,1%, чуашлар — 6,4%, мордва — 1,4%.
Транспорт Ишәйгә Сембердән машрут таксилары баралар.
Искәрмәләр
Төркем:Сембер өлкәсе район үзәкләре Төркем:Сембер өлкәсенең шәһәр тибындагы бистәләре