Ханты-Мансийск (, , , иске аты хант-Вогул) — Россиядә шәһәр, Хант-Манси — Югра автономияле округының үзәге.

Халык саны — 79 410 кеше.

География Ханты-Мансийск Иртыш елгасы өстендә, Төмәннән 1076 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Иң якындагы тимер юл станциясе — Нефтеюганск (264 км). Ханты-Манскийск халыкара аэропорты.

Тарих 1931 елда Самарово авылы янында Хант-Манси милли округының үзәге — Остяко-Вогульск бистәсе нигезләнә.

1931-1934 елларда — Урал өлкәсе составында, 1934—1944 елларда — Омск өлкәсе составында.

1936 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала. 1940 елдан Ханты-Мансийск исемен йөртә.

1944 елдан — Төмән өлкәсе составында.

1950 елда шәһәр статусын ала, шул ук елда Ханты-Мансийск составына Самарово авыл кертелә.

Халык 1939http://www.mojgorod.ru/hmao/hantymansi/ 1959 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~7 500 20 677 24 754 28 266 34 462 53 953 79 410 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 72,9%73,0% татарлар 4,7%5,3% хантлар 3,8%3,9% украиннар 4,2%3,1% мансилар 1,5%1,6% Дин

Православие Ислам Мәчет

Икътисад Агач эшкәртү комбинаты, азык комбинаты, икмәк заводы, сөт заводы.

Нефть-газ комплексның ширкәтләре.

Югары уку йортлары 115px|left|Югра дәүләт университеты Югра дәүләт университеты Ханты-Мансийск дәүләт медицина университеты Урал дәүләт архитектура-сәнгать академиянең филиалы Архангельск идарә инистутының филиалы Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгаты университетының филиалы Гнесинннар исемле Россия музыка академиясе филиалы Урал коммерция һәм хокук институтының филиалы

Фотогалерея

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар http://www.mojgorod.ru/hmao/hantymansi/

Төркем:Хант-Манси автономияле округы шәһәрләре Төркем:Россия субъектлары башкалалары