Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева — күренекле татар җырчысы, мөгаллим, ТАССР халык артисты (1984). Сарман районының мактаулы гражданы (2024). Тәрҗемәи хәле 1951 елның 27 апрелендә Татарстан АССР Ворошилов районы Салих-Тукай авылында дөньяга килә. Әтисе Шөкрәле авылыннан, әнисе Наласадан. Октябрь-Бүләк авылында башлангыч, Иске Дөреш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта терлекчелектә эшли. Казан медицина училищесында укый. Үзешчән сәнгатьтә катнаша. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

1977-1984 елларда — Татар опера һәм балет театрында, 1984-1993 елларда — Татар филармониясендә, 1993-1996 елларда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1996 елдан — «Идел» концерт-филармония берләшмәсендә.

1993 елдан Казан консерваториясендә укыта.

«Сарман», «Син сазыңны уйнадың», «Сәгать чылбыры», «Зөбәрҗәт», «Туган авылым», «Сакмар», «Бөдрә таллар», «Язгы җыр», «Хәерле иртә», «Җидегән чишмә» җырлары белән популярлык казанаИлһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 322нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1984 ― Татарстан АССР халык артисты 2024 ― Сарман районының мактаулы гражданы Районның быелгы почетлы гражданнары да ачыкланды. sarman-rt.ru, 8.06.2026 Искәрмәләр

Сылтамалар

«Милләттәшләр» сайтында Зөһрә Сәхәбиева Зөһрә Сәхәбиева: “Хәйдәр китабына гомеремне багышладым” Зөһрә Сәхәбиева башкаруында җырлар

Шулай ук карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татар опера җырчылары Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Шәхесләр:Башкорт дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе Төркем:Сарман районының мактаулы гражданнары