Зифа Кадыйрова – Чаллыда яшәп иҗат итүче татар язучысы. Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2026) Зифа Кадыйрова Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Татар-информ, 23.05.2026.

Тәрҗемәи хәле Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958 елның 7 октябрендә Башкортстан Республикасының Учалы районы Ахун авылында туа. 1978 елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә, һөнәре буенча – электромонтажчы. Бүгенге көндә дә төзелештә эшләвен дәвам итә. Зифа ханым ире Марсель белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

Иҗаты Зифа ханым күп данәләрдә җыелган кулъязмаларын татарның асыл кызы, милләтпәрвәр-сәясәтче Фәүзия Бәйрәмовага күрсәтергә җөрьәт итә. Кулъязмаларың югалып беткәнче, җыйнап, китап итеп бастыр, синең үз укучың булачак”, – дип, үзенең хәер-фатихасын бирә олпат язучы. Йөзәр данәшәр өч китап чыгарып (“Язмыш сынавы”, “Сагынырсың – мин булмам”, “Көтеп узган гомер”) Кадыйрова әдәбият мәйданына килеп керде.

Бүгенге көндә Зифа Кадыйрова татар телендә сигез китап авторы, шуларның дүртесе ― русчага, икесе башкортчага тәрҗемә ителгән. Аның әсәрләре Башкортстан, Татарстан, шулай ук Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләрендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә актив басыла.

Язучы әсәрләренең мотивлары буенча Башкортстанның һәм Татарстанның әйдәп баручы театрлары сәхнәләрендә, шул исәптән Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында һәм Уфаның «Нур» дәүләт театрында җиде спектакль куелган.

Иҗат уңышлары 2009 елда Зифа Кадыйрованың бу әсәрләре Башкортстанның «Кызыл таң» газетында дөнья күрә. Шушы ук елны бу газетта басылган әдәби әсәрләр арасында Зифа ханым беренче урынны ала. 2010 елда Татарстан күләмендә Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” китабы “Иң күп укылучы” китаплар арасында икенче урынны яулады. Искәрмәләр

Чыганаклар “Ахунның якты йолдызы”

Сылтамалар З. Кадыйрова: «Кешедә начарлык күрә белмим» Зифа Кадырова: «Мне говорят: ты нахалка! Бунина не знаешь, а учишь других, как надо писать» // Бизнес газета. 20.09.15 Зифа Кадырова - китаплары, үзе, тормышка карашы

Төркем:Татар язучылары Төркем:Төзүчеләр Төркем:Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары