Сафакүл районы () — Курган өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан муниципаль район.

Үзәге — Сафакүл авылы (Курган шәһәреннән 210 км көньяк-көнбатыштарак).

География Чиктәшлек ЯкРайон яки Россия субъектыТөньяк Мишкино районыТөньяк-көнбатыш Щучье районыКөнбатыш Әлмән районыКөньяк Чиләбе өлкәсе (Октябрьское районы)Көньяк-көнбатыш Чиләбе өлкәсе (Эткүл районы)Көньяк-көнчыгыш Чиләбе өлкәсе (Кызыл Армия районы)

Тарих Революциягә кадәр Сафакүл районы җирләре Ырынбур губернасының Чиләбе өязе составына кергәннәр.

1919 елдан 1922 елга хәтле Башкорт АССР-ы Ялан кантоны составында булган.

Район 1923 елда Урал өлкәсе составында Сарт-Калмык районы буларак нигезләнә. Үзәге Сөлекле авылы була. 1924 елда район үзәге Мартыновка авылына күчерелә, районга Ялан районы исеме кушыла. 1926 елда район үзәге Сафакүлгә күчерелә.

1930 елда район бетерелә, территориясе Ялан-Катай районына кертелә.

1940 елда яңадан оеша.

Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 2010 18 782 22 933 21 151 19 627 16 957 13 117

Милли состав Милләт 2002 2010 башкортлар 43,2%43,0% татарлар 33,3%33,9% руслар 20,4%21,1% 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар 7 торак пунктында күпчеклекне тәшкил итәләр. Административ бүленеше Атҗитәр авыл җирлеге Бахарево (Күбәкәй) авыл җирлеге Камышлы авыл җирлеге Карасу авыл җирлеге Мартыновка авыл җирлеге Мансур авыл җирлеге Надеждинка авыл җирлеге Сарт-Габдрәш авыл җирлеге Сафакүл авыл җирлеге Субботино авыл җирлеге Сөләйман авыл җирлеге Сөлекле авыл җирлеге Ялан авыл җирлеге

Икътисад Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.

Искәрмәләр

Төркем:Сафакүл районы