Абдулхәмид Шаршенбий улы Җанибәков (1879 – 1955) — галим-этнограф, нугай язуын язучыларның берсе. Беренче нугай әлифбаларын төзүче.

Биография Абдулхәмид Җанибәков 1897 елда Әстерхан шәһәренең Тыяк бистәсендә нугай-карагашлар гаиләсендә туа. Икенчебер әстерхан нугае галиме Абдрахман Үмәров укучысы. 1901 – 1917 елларда Хуҗатайта, Ясын-Соканда эшли, нугай мәктәпләре ача. 1920 елда Чиркәсиягә күченә. Башта нугай латин әлифбасын, 1938 елда кирилл әлифбасын төзи.

Төп эше - нугай халык авыз иҗаты җыелмасы - «Соьз казнасы» – «Сүз хәзинәсе».

Кызы Җанибәкова Софья Абдулхәмид кызы - беренче рус-нугай зур сүзлеген төзүче. Оныгының ире - космонавт, авиация генерал-майоры, ССРБ каһарманы - Владимир Җанибәков.

Әстерханда бер урам Җанибәков исемен йөртә.

Библиография Свод орфографических правил ногайского литературного языка. 1932 Очерки истории ногайцев.

Тышкы сылтамалар Просветительская деятельность А.-Х. Ш. Джанибекова и проблемы сохранения ногайской национальной культуры

Төркем:Нугай язучылары Төркем:Төрки телләр белгечләре