Вакыйгалар 27 февраль — Джеймс Чедвик нейтронны ача. 10 март — Казанда Зәңгәр мәчетне ябу турында әмер чыга. 11 июнь — «Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше буенча 17 кеше хөкем ителә. 9 июль — Сан-Паулу штаты Бразилия хакимиятенә каршы баш күтәрә. 18 июль — Төркия Милләтләр лигасына 56-нчы әгъза буларак керде. 30 июль — Лос-Анджелеста унынчы Олимпия уеннары ачылды. 25 сентябрь — Испаниядәге Каталониягә үз байракны, дәүләт телен һәм парламентны тоту рөхсәте белән автономия бирелә. 3 октябрь — Гыйрак Бөекбританиядән бәйсезлекне ала.
Туулар
5 гыйнвар — Раиса Горбачёва, ССРБ-ның беренче һәм соңгы «беренче леди»е. 21 гыйнвар — Илшат Йомагулов, РСФСР атказанган артисты. 8 февраль — Ильтани Илялова, театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче. 10 февраль — Шамил Яһүдин, балет артисты, педагог, РСФСР халык артисты. 16 февраль — Рафаэль Сафин, татар шагыйре, драматург. 4 март — Эрик Сапаев, мари композиторы, беренче мари операсы авторы. 8 март — Азат Вергазов, язучы. 22 март — Наил Гәрәев, ССРБ-ның спорт остасы, классик көрәш буенча РСФСР-ның атказанган тренеры. 7 апрель — Шәзам Сафин, Олимпия чемпионы. 27 апрель — Анук Эме, француз кино актрисасы. 19 май — Майя Булгакова, РСФСР халык артисты. 22 июнь — Зөлфия Таҗуризина, МДУ профессоры (1995). 2 июль — Гомәр Саттаров (Муллиле), тел галиме, фән докторы. 1 август — Еркегали Рәхмәдиев, казакъ композиторы. 27 август — Мохтар Сәгыйтов, әдәбият галиме, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987) 13 октябрь — Азат Әхмәдуллин, әдәбиятчы. 24 октябрь — Леонид Смагин, КПСС-ның Татарстан ӨК 2-нче сәркатибе, ССРБ министры урынбасары. 10 ноябрь — Лирон Хәмидуллин, язучы. 10 ноябрь — Шәех Зәбиров, журналист. 13 ноябрь — Резеда Ганиева, әдәбият галиме. 26 ноябрь — Камил Мостафин, шагыйрь. 29 ноябрь — Жак Ширак (), Франция президенты (1995-2007). 1 декабрь — Әсгать Шәйхетдинов, татарча көрәш остасы, тренер. 16 декабрь — Роберт Заһретдинов, кубызчы. 23 декабрь — Газиз Мөхәммәтшин, язучы. 28 декабрь — Роальд Сәгъдиев, физика галиме, академик.
Вафатлар
30 ноябрь — Җамал Вәлиди, татар тел галиме, тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы.
Төркем:1932 ел Төркем:Еллар