Нәселдәнлек — барлык организмнарның үзләренә хас сыйфатларны киләчәк буыннарга тапшыру сәләте.

Тасвирлама Шуның белән җенесле үрчүдә күзәнәкләрнең биохимик, физиологик, морфологик, материаль структуралары буыннан буынга күчеп бара. Һәм ул тере җан ияләренең индивидуаль үсешендә мөһим роль уйный.

Үзгәрүчәнлек белән мөнәсәбәте Нәселдәнлек организмнарның яшәешен тәэмин итә. Аларның яшәешенә үзгәрүчәнлек күренеше дә хас. Соңгысы индивидларның төрлелеген дә барлыкка китерә.

Нәселдәнлек белән үзгәрүчәнлек бер-берсенә капма-каршы тенденцияләр буларак, материалистик диалектикада каршылыклар кануны хәрәкәт итүен чагылдыра.

Искәрмәләр

Чыганаклар Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Ген Генетика

Төркем:Нәселдәнлек