Вакыйгалар 1 май — КХДҖ барлыкка килде. 26 май — КАҖ-дә апартеид сәясәте башлануы турында игълан ителде. 29 июль — Лондонда Олимпия уеннары ачыла. 27 ноябрь — Казанда Каравай бистәсен шәһәр үзәге белән тоташтырган беренче троллейбус сызыгы ачыла. 4 декабрь — Исаак Брук һәм Бәшир Рәмиев иҗат иткән беренче санак — «Автоматик хисаплау машина»сын патентлаштыра. 10 декабрь — БМО Генераль Ассамблеясе «Кеше хокукларының гомуми декларациясе»н кабул итә.

Туулар

25 гыйнвар — Геннадий Прытков, драма артисты. 17 февраль — Мидхәт Әхмәтов, татар шагыйре. 2 март — Кәрим Яушев, Башкортстан татар милли хәрәкәтенең лидеры. 7 март – Шамил Тарпищев, ССРБ-ның һәм Русиянең атказанган тренеры. 10 март – Әхтәм Әбүшахманов, РСФСР атказанган артисты. 22 март — Эндрю Ллойд-Уэббер, инглиз композиторы. 15 апрель — Рафис Могыйнов, хәрби журналист. 15 май — Сәет Рәинбәков, опера җырчысы (бас), Татарстанның халык артисты. 31 май — Светлана Алексиевич, Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2015). 17 июнь — Ринат Баттал, язучы. 21 июнь — Иэн Макьюен (Ian McEwan), инглиз язучысы. 22 июнь — Альберт Сафин, татар язучысы. 27 июнь — Фәннур Сафин, татар шагыйре. 28 июнь — Сергей Бодров, кинорежиссёр, продюсер, сценарист. 27 июль — Клара Хәйретдинова, татар җырчысы. 30 июль — Жан Рено, француз актеры. 30 июль — Нәҗип Исмәгыйлев (Нәҗип Нәккаш), әдәбият галиме, хаттат. 1 август — Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе. 24 август — Жан-Мишель Жарр, француз музыканты, композитор. 28 август — Наталья Гундарева, РСФСР халык артисты. 30 август — Виктор Скумин, Скумин синдромы. 1 сентябрь — Альберт Әсәдуллин, татар җырчысы. 22 сентябрь — Александр Патраков, театр рәссамы, Тукай премиясе лауреаты (2000). 1 октябрь — Таң Еникеев, театр рәссамы, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең дәүләт премиясе иясе. 10 октябрь — Сергей Саначин, ТР атказанган архитекторы. 12 октябрь — Тәлгат Таҗетдин, мөфти. 17 октябрь — Марго Киддер, Канада-АКШ кино актрисасы. 12 ноябрь — Идрис Мәсгутов, Татарстан Республикасының халык артисты. 10 декабрь — Ринат Мөхәммәдиев, язучы. 22 декабрь — Николае Тимофти, 2012-2016 елларда Молдова президенты. 23 декабрь — Әхәт Гаффар, язучы. 27 декабрь — Жерар Депардьё, француз актёры.

Вафатлар

30 гыйнвар — Маһатма Ганди, Һиндстан сәясәтчесе. 3 март — Кәлимулла Хәсәнов, 2-нче патша Думасы һәм Милли Мәҗлес депутаты. 23 март — Николай Бердяев, рус фәлсәфәчесе. 30 август — Виктор Скумин, рус галим (Скумин синдромы). 11 сентябрь — Мөхәммәт Гали Җиннаһ, бәйсез Пакистан дәүләтен оештыручы. 5 октябрь — Каюм Мифтахов, «Манас» кыргыз халык эпосын язып алучы һәм өйрәнүче. 25 октябрь — Шиһап Рамазанов, телче галим. 23 ноябрь — Гозәир Хаҗибәков, композитор, ССРБ халык артисты. Мәхбүбҗамал Акчурина, язучы, мөгаллимә.

Төркем:1948 ел Төркем:Еллар