Бу терминның башка аңламнары да бар, Гавай (мәгънәләр) битен карагыз.
Гавай (ингл. Hawaii) – АКШтагы штат. Тын океанның уртасында Төньяк ярымшарда АКШның континенталь өлешеннән 3 700 км ераклыкта Һавай утрауларында урнашкан.
Халык саны – 1 288 198 кеше (2008), шул исәптән японнар (14%), американнар һәм аурупа чыгышлылар (23 %), метислар (13 %), филиппинлылар (14 %), китайлар (5 %), гавайлылар (10 %) һ.б.
Шәһәр халкы якынча 70 %.
Рәсми тел – инглиз теле; еш кына көндәлек тормышта милли телләр дә саклана, шул исәптән гавайча да. Башкала һәм иң зур шәһәр – Гонолулу. Оаху утравы икътисад ягыннан иң алга киткән утрау.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Гавай