Суда́н (гарәпчә السودان, ингл. Sudan), тулы исем — Судан Җөмһүрияте (гарәпчә جمهورية السودان (Җөмһүриййат ас-Судан), ингл. Republic of Sudan) — Төньяк-көнчыгыш Африкада урнашкан Африканың иң зур дәүләте. Төньякта Мисыр белән, төньяк-көнбатышта Ливия белән, көнбатышта Чад белән, көньяк-көнбатышта Үзәк Африка Җөмһүрияте һәм Демократик Конго Җөмһүрияте белән, көньякта һәм көньяк-көнчыгышта Уганда һәм Кения белән, көнчыгышта исә Эритрея һәм Хәбәшстан белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Кызыл диңгез сулары белән юыла. Башкаласы — Хартум шәһәре.
Диннәр
2020 елның сентябрендә Судан конституциясе динне дәүләттән аера, илне дөньяви дип игълан итә. Ил халкының (44,9 млн кеше, 2021 елга) 97 % ы ― Мәлики мәзһәбе сөнни мөселманнары, аз санда шигый мөселманнар бар. 3 % ы ― җирле диннәргә ышанучылар, христианнар. Суданда суфичылык тарикатьләренең (Әнсар, Хәтмия һ. б.) йогынтысы зур. Суданда ислам
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Африка дәүләтләре Төркем:Федератив дәүләтләр