(, ) — Сахалин өлкәсенең административ үзәге Южно-Сахалинск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. 1949 елда укытучылар институты буларак нигезләнгән.
Тарих 1949 елда Южно-Сахалинск укытучылар институты буларак нигез салына, 1954 елда Южно-Сахалинск дәүләт педагогика институты, 1998 елда Сахалин дәүләт университеты итеп үзгәртелә.
Аңа Сахалин өлкәсе территориясендә урнашкан өч көллият: Южно-Сахалинск педагогика, Александровск-Сахалинский педагогика һәм Сахалин театр көллиятләре кушылган. 1999 елда университет составына Ерак Көнчыгыш дәүләт университетының юридик факультеты (филиал, хәзерге вакытта СахДУның юридик институты) керә. 2011 елда вузга утраудагы ике уку йорты: Сахалин ягулык-энергетика техникумы һәм Сахалин бизнес һәм информатика көллияте кушыла.
2012 елда Сахалин өлкәсе хөкүмәте һәм «Эксон Нефтегаз Лимитед» ширкәте тарафыннан СахДУ базасында Техник нефть-газ институтын булдыру турында карар кабул ителә. Ширкәт ягыннан иганә күләме 5 млн АКШ доллары тәшкил иткән.
Белем бирү эшчәнлеге Хәзерге вакытта университетта 7 000ләп студент белем ала. Аларны әзерләү 28 югары һөнәри белем бирү белгечлеге, 13 юнәлеш буенча бакалавриат, 4 магистрлык юнәлеше һәм 17 вуздан соң белем (аспирантура) белгечлекләре буенча алып барыла.
Университетта 48 кафедра эшли, аларда 350дән артык укытучы, шул исәптән 57 фән докторы, 140 фән кандидаты һәм доцент, Россия һәм халыкара академияләрнең 25 хакыйкый әгъзасы һәм мөхбир әгъзасы (Россия Табигать фәннәре академиясе, Социаль фәннәр академиясе, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе, Халыкара Экология һәм куркынычсызлык академиясе, Халыкара фәннәр академиясе, Табигать һәм җәмгыять турында фәннәр халыкара академиясе, Нью-Йорк академиясе) укыта.
СахДУ 15 фәнни белгечлек буенча аспирантурада югары квалификацияле фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерли. СахДУ Ерак Көнчыгыш федераль округы югары уку йортларының Сахалин өлкәсендә урнашкан филиаллары өчен аспирантлар әзерләүне гамәлгә ашыра.
Структура Филология, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты; Психология һәм педагогика институты; Табигать фәннәре һәм техносфера куркынычсызлыгы институты; Техник нефть-газ институтыТехник нефть-газ институты Хокук, икътисад һәм идарә институты; Вузга кадәрге әзерлек институты; Оха филиалы; Александровск-Сахалинский көллияте (филиал); Южно-Сахалинск педагогика көллияте; Политехника көллияте.
Халыкара эшчәнлек 1989 елда Хоккайдо университеты һәм Южно-Сахалинск педагогика институты арасында хезмәттәшлек турында беренче халыкара килешү төзелә. Шул елдан булачак СахДУның халыкара эшчәнлеге башлана.
Танылган шәхесләр Ректорлар Борис Рамазан улы Мисиков (1991—2013) Игорь Георгий улы Минервин (2013—2016) Олег Анатолий улы Фёдоров (2016—2020) Мария Герасим кызы Ганченкова () Александр Сергей улы Самардак
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре үлем датасы үлем урыны 1964 1987 Alexey Ryzhkov 1908-08-26 Кострома Тын океан дәүләт университетының Педагогика институтыМәскәү дәүләт педагогика университеты тарихчыөлкәне өйрәнүчемөгаллимжурналист 1989-02-24 Южно-Сахалинск 1955 1961 Фёдар Іванавіч Куляшоў 1913-06-18 Вяликия Стралки А. И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетыАлександр Сергеевич Пушкин исемендәге Ленинград дәүләт университеты галимтәнкыйтьчеуниверситет профессоры 1993-12-29 Минск Mark Veniaminovich Teplinskiĭ 1924-09-14 Полтава Санкт-Петербург дәүләт университетының филология факультеты әдәбият белгече 2012-04-19 Ивано-Франковск N. I. Kolesnikov 1929-05-28 Богырыслан районы тарихчы 2009-04-28 Черноголовка Осипов, Геннадий Сергеевич 1952-06-25 Дуброуна Адмирал С. О. Макаров исемендәге дәүләт диңгез академиясе
Тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1970 Volodymyr Butsevskyi 1949-06-30 Золочив сәясәт белгечетарихчы И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты«Львов политехникасы» илкүләм университетыSumy State UniversityState Tax University 2002-01-09 Ирпин Valentina Timofeevna Sinegovskaja 1952-10-31 Tymovskoye галим Ерак Көнчыгыш дәүләт аграр университеты Olga Kirillova 1963-05-06 Миллерово полиция хезмәткәреукытучыдәүләт эшлеклесе Zhanna Ivanova 1964-10-12 Чита сәясәтче Федерация Советы Yehor Sobolyev 1977-02-26 Краснодар журналистсәясәтче Irina Rastorgueva 1983 Южно-Сахалинск журналистэссеистjournalism teacherрәссам-графиктәрҗемәчеуниверситет профессорытеатр режиссерыдраматургавтор 2003-09-01 2008-06-28 Valentina Lobkina тикшеренүче Россия фәннәр академиясе Ерак Көнчыгыш бүлекчәсенең Геология институты 2004-09-01 2009-06-18 Artem Loskutov тикшеренүче Россия фәннәр академиясеРФА океанбелем институтыInstitute of Marine Geology and Geophysics FEB RAS
Искәрмәләр
Әдәбият Главный вуз островной области: Сахалинскому государственному университету — 60 лет. — Южно-Сахалинск : Издательство «Сахалин — Приамурские ведомости», 2009. — 128 с. ISBN 978-5-904194-03-1
Сылтамалар
Рәсми сайт
Шулай ук карагыз
Россия югары уку йортлары исемлеге
Төркем:Әлифба буенча университетлар Төркем:Россия университетлары Төркем:1949 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Сахалин дәүләт университеты