(, ) — аграр профильле югары уку йорты, Идел буе агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү буенча әйдәп баручы уку йортларының берсе. Университетта барлыгы 20 меңнән артык студент белем ала.
Тарих
1913 елның 15 сентябрендә Сарытауда квалификацияле агрономнар әзерләү өчен Югары авыл хуҗалыгы курслары оештырыла. Әлеге курсларның беренче студентлар җыелышында 105 кеше булган. Курсларга нигез салучыларның берсе һәм беренче директор булып Сарытауның баш агрономы, профессор, атказанган фән эшлеклесе Борис Харлампий улы Медведев була. Ул А.А. Богомольц, Б.И. Бируков, Я.Я. Додонов, В.Р. Заленский, В.Д. Зернов, Н.И. Суса, Д.И. Янишевский һ. б. Саратовның яхшы мөгәллимнәрен укытуга җәлеп итә алган.
1918 елның 5 апрелендә Халык игенчелек комиссариаты һәм Халык мәгарифе комиссариаты карары белән Югары авыл хуҗалыгы курслары Сарытау авыл хуҗалыгы институты буларак үзгәртелә, әмма шул ук елның 20 сентябрендә институт агрономия факультеты хокукларында Сарытау дәүләт университетына кушыла.
1917—1921 елларда курсларда һәм институтта фәнни һәм педагогик эш белән генетик Николай Иван улы Вавилов шөгыльләнә.
1922 елның маенда агрономия факультеты дәүләт университетыннан аерылып чыга һәм яңадан институтка әверелә. Институтның беренче директоры итеп галим-биолог, профессор В.Р. Заленский сайлана. Ул вакытта институтта А.И. Стебут, А.П. Шехурдин, Е.М. Плачек, В.С. Богдан, Г.К. Мейстер, Н.М. Тулайков, Я.Я. Дадонов кебек күренекле галимнәр эшли.
1923 елда мелиорация факультеты ачыла. Шуңа бәйле Сарытау авыл хуҗалыгы институты Саратов авыл хуҗалыгы һәм мелиорация институты итеп үзгәртелә.
XX гасыр башында шәһәрдә Дәүләт зоотехника-ветеринария институты (1918 ел) һәм Авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру институты (1932 ел; Сарытауга күчерелгән Мәскәү авыл хуҗалыгы машина төзелеше институты базасында) оешкан.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 18 декабрендәге «Сарытау өлкәсендә һөнәри белем бирү системасын камилләштерү турында» карары белән авыл хуҗалыгы юнәлешендәге өч югары уку йорты — Н.И.Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе, Сарытау дәүләт агроинженер университеты һәм Сарытау дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнология академиясе Н.И. Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт аграр университетына берләшәләр. Хәзерге вакытта алар СДАУ структурасында 1, 2 һәм 3 нче уку комплекслары булып торалар.
Берләшкән югары уку йортының беренче ректоры 1998 елның апрелендә Б.З. Дворкин билгеләнә (2003 елда вафат була). 2003 елның маенда университет ректоры итеп Николай Иван улы Кузнецов сайлана. 2019 елның маеннан ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Соловьев Дмитрий Александр улы билгеләнә.
Университет бүгенге көндә
Факультетлар Хәзерге вакытта университетта түбәндәге факультетлар эшли:
Агрономия факультеты (декан в.б. Ткаченко О.В.) Икътисад һәм менеджмент факультеты (декан в.б. Дудникова Е.Б.) Инженерия һәм табигатьне төзекләндерү факультеты (декан Соловьев Д.А.) Ветеринария медицинасы, азык-төлек һәм биотехнологияләр факультеты (декан в.б. Попова О.М.) Халыкара белем бирү программалары институты (директор в.б. Ларионов С.В.)
Төп бүлекчәләр
Агроцентр («Корольков бакчасы» кебек танылган) Ветеринария хастаханәсе «Пищевик» укыту-җитештерү комплексы Инжиниринг үзәге «Инноватор» инновацияле яшьләр иҗаты үзәге «Идел буе» укыту-фәнни-җитештерү берләшмәсе (элек «Степное») Гомуми мәйданы 3967 кв. м булган спорт-сәламәтләндерү комплексы Китапханә-мәгълүмат үзәге
Филиаллар
Краснокуцк Маркс Пугачев Сарытау финанс-технология көллияте
Җитәкчелек
Ректор вазифаларын вакытлыча башкаручы — Соловьев Дмитрий Александр улы Укыту эшләре буенча проректор в.б. — Макаров Сергей Анатолий улы Фәнни һәм инновацион эш буенча проректор в.б. — Воротников Игорь Леонид улы Тәрбия һәм социаль эш буенча проректор в.б. — Шьюрова Наталья Александр кызы Икътисадый үсеш һәм оештыру эшләре буенча проректор в.б. — Александров Иван Александр улы
Галерея № 1 уку комплексы
№ 2 уку комплексы
№ 3 уку комплексы
Шәхесләр Ректорлар Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре үлем датасы үлем урыны Vladimir Petrovic Pospelov 1872-03-221872-03-10 Богородитск Мәскәү император университеты энтомолог 1949-02-01 Киев 1921 1933 Georgij Karlovich Meister 1873-04-15 Мәскәү Харьков милли аграр университеты биологботаник 1938-01-21 Сарытау Щеглов, Иван Львович 1874 1937 1919 1937 Nikolay Tulaykov 1875-07-26 Akshuat Климент Аркадьевич Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе агроном 1938-01-20 1920 1965 N. I. Sus 1880-06-01 Волын губернасы Сергей Миронович Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университеты галим 1967-08-26 1935 1937 Tatiana Krasnoselskaia 1884-01-01 Санкт-Петербург Бестужев курсларыСанкт-Петербург дәүләт университеты ботаник 1950-02-17 Мәскәү 1946 1948 Aleksey Shekhurdin 1886-03-10 Быково Николай Иванович Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты биологplant breeder 1951-03-01 Сарытау 1917 1921 Николай Вавилов 1887-11-13 Мәскәү Климент Аркадьевич Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясеMoscow Commercial School ботаникбиологсәяхәтче-тәдкыйкатьчегенетикгеограффәнни хезмәткәрагрономботаника коллекционеры 1943-01-26 Сарытау Emil Zmaczyński 1889-03-02 Падзернае Дерпт император университетыМинск ирләр гимназиясе химик 1945-03-15 Решоты Petr Petrovsky 1899-10-01 Днипро сәясәтче 1941-09-11 Орёл Viktor Alekseevitsj Vizzjilin 1901-04-18 Сарытау губернасы гаскәрбашы 1970-04-01 Сарытау Минеев, Василий Иванович 1905-12-20 Сызран районы офицер 1989-01-15 Сарытау 1929 1931 Калинин Венедикт Иванович 1907-03-03 Сарытау Николай Гаврилович Чернышевский исемендәге милли-тикшеренү дәүләт университеты radiophysicist 1960-10-15 Vladimir Rodionov 1929-05-15 Iwanowka Сарытау дәүләт юридик академиясеСБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе тарихчы 2008-11-06 Сарытау Цыплаков, Владимир Владимирович 1947-01-05 Сарытау өлкәсе Николай Иванович Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты 2019-11-28 Сарытау Ларионов, Сергей Васильевич 1949-02-04 Екатериновка районы Николай Иванович Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты галим Дмитрий Соловьёв 1975-10-31 Николай Иванович Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты Elizaveta Danilova 1978-01-15 Сарытау Николай Гаврилович Чернышевский исемендәге милли-тикшеренү дәүләт университеты шагыйрьәдәби тәнкыйтьчеязучы Alexei A Volkov Николай Иванович Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты тикшеренүче 2001-10-01 Ekaterina Krasnikova Николай Иванович Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты тикшеренүче 2003-08-01 Nataliya Nepovinnykh тикшеренүче Владимир Леонидович Патрушев
Тәмамлаучылар