Татарстанның сәнәгать парклары () — Татарстан Республикасында урнашкан, гомуми инфраструктура һәм үзара җитештерү берләшмәсе хисабына җитештерү белән шөгыльләнүче һәм башка предприятиеләрне берләштерә торган махсус территорияләр. Мондый территорияләр барлык кирәкле инфраструктура һәм энергия чыганаклары белән тәэмин ителгән, аларда бердәм административ-хокукый система эшли.
Татарстан булдырылган индустриаль парклар саны буенча федерация лидерлары рәтенә керә. 2020 елга республикада 100 сәнәгать паркы бар, аларда 1,5 меңнән артык резидент һәм 32 меңгә якын эш урыны бар. Дәүләт инвестицияләре 100 объектның 18 енә генә кертелгән, калган парклар хосусый кертемнәргә эшли.
Характеристика
Сәнәгать яки индустриаль парклар дип яңа җитештерү предприятиеләрен урнаштыру өчен оештырылган махсус территорияне атыйлар. Мондый территория энергия чыганаклары, шулай ук предприятиеләр өчен кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта җитештерүне гомуми административ-хокукый кагыйдәләр берләштерә, тәртип саклауны бер идарәче компания күзәтә. Сәнәгать паркында бер яки берничә бәйсез предприятие тәкъдим ителергә мөмкин, алар парк инфраструктурасын бергә кулланалар.
Сәнәгать парклары — Россия төбәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион инфраструктура элементларының берсе. Мондый мәйданчыклар булдыру инвестицион проектларны гамәлгә кертүне тизләтергә һәм предприятиеләрнең коммерция эшчәнлеген башлап җибәрергә мөмкинлек бирә. Паркларның куллану чыгымнары гомуми базарныкыннан еш кына кимрәк, бу кече һәм урта предприятиеләр үсешенә уңай йогынты ясый.
Сәнәгать паркларының уңышлылыгы сату базарларына һәм хезмәт ресурсларына якын урнашуы, финанслар ягыннан хезмәттәшлек булу, транспорт юллары, энергетика ресурслары белән тәэмин итү, шулай ук резидентларның административ процедураларны үтү тәртибе гадиләштерелгән булу белән билгеләнә. Социаль инфраструктураның якынлыгы һәм җитештерүне киңәйтү мөмкинлеге шулай ук хәлиткеч факторларга карый.
Проектның тарихы
Россиядә беренче индустриаль парклар 1990 елларда ук барлыкка килә, әмма тармакның актив үсеше бары тик 2000 елның икенче яртысында гына, махсус икътисади зоналар турында федераль закон кабул ителгәннән соң гына башлана. Башта Россиядә индустриаль парклар билгеле бер җитештерүгә юнәлгән рәвештә барлыкка килде. Шул сәбәпле, паркларның күпчелеге элеккеге заводлар территориясендә урнашкан, алар яки җитештерүне кыскартырга мәҗбүр була, яки файдаланылмый торган мәйданнарга ия.
Татарстан Мәскәү, Калуга һәм Ульяновск өлкәләре белән бергә индустриаль парклар саны буенча Россия төбәкләре лидерлары рәтенә керә. Татарстан территориясендә беренче сәнәгать парклары 2004 елдан бирле барлыкка килә башлый. Алар арасында «Мастер» КИП, «Химград» технополисы, Агросәнәгать паркы була. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча 2014 елда мәйданчыкларны республиканың һәр районында ачырга планлаштыралар. Ул вакытта республикада 230 резидент һәм 4750 эш урыны булган 20 сәнәгать паркы була. 2020 елга сәнәгать парклары саны 100 гә кадәр арта, аларның резидентлары саны — 1,5 мең, ә булдырылган эш урыннары саны — . Дәүләт инвестицияләре 100 объектның 18 енә генә кертелгән, калган парклар хосусый акчаларга эшли. Бу объектлар биләгән территориянең күләме белән генә аерыла. Мәсәлән, сәнәгать мәйданчыгы 2 гектардан да ким булмаган территориягә ия, ә сәнәгать паркыныкы 8 гектардан да ким түгел.
Татарстанның сәнәгать паркларының күбесе «Greenfield» тибы буенча төзелә: инвестор төзелеп бетмәгән җир участогы сатып ала, теләге буенча аны инфраструктура ягыннан тулысынча тәэмин ителгән итеп тә сатып алып була. Паркларның «Brownfield» дип аталган башка төре дә бар, ул вакытта парк гамәлдәге сәнәгать территориясендә урнашкан, инфраструктура белән дә җиһазландырылган, әмма аны җитештерү өчен үзгәртеп корырга кирәк. Паркларда тәкъдим ителгән төп тармаклар булып машина төзелеше, металл эшкәртү, автокомпонентлар җитештерү, химия сәнәгате, полимерлар эшкәртү, композит материаллар җитештерү, нано һәм медицина технологияләре тора.
Икътисади файда
Татарстан уңышлы сәнәгать парклары саны буенча лидер булып тора.Төяп озатылган продукция күләме 2019 елның беренче кварталында 32,1 млрд. сум, 2020 дә шул ук вакыт аралыгында 46,7 млрд. сум булды, үсеш темпы 145,5 % тәшкил итә. Резидентлар саны 1377 дән 1497 гә кадәр (үсеш темпы — 108,7 %), ә салым түләүләре күләме 3,5 млрд. сумнан 5,8 млрд. ка кадәр (үсеш темпы — 164%) арта. 2017 елда республиканың индустриаль паркларында 354 резидент эшли, 6,7 мең эш урыны булдырыла. 2020 елда яңа 17 сәнәгать объекты төзелде, бу өстәмә 354 эш урыны барлыкка китерә.
Паркларның нәтиҗәлелеген бәяләүдә төп критерийларның берсе булып резидентлар саны, шулай ук яңа эш урыннары санала. 2018 елда бу критерийлар буенча «Химград» технополисы алда бара, анда 295 резидент һәм 8404 эш урыны бар. Киләсе урыннарда «Мастер» КИП (машина төзелеше) — 300 резидент һәм 10 024 эш урыны, «Алабуга» МИЗ ы— 48 резидент һәм 5346 эш урыны. «Эксперт» журналы ясаган еллык Россия технопаркларының инвестиция җәлеп итүчәнлеге рейтингы нигезендә, әлеге өч территория тотрыклы рәвештә алда бара.
Сәнәгать мәйданчыклары булдыру буенча Татарстан тәҗрибәсе «Кече һәм урта эшкуарлык: эшкуарлык инициативасына ярдәм» дигән федераль проектының «Минем бизнес-паркым» юнәлеше нигезенә ятты. Проектта катнашырга һәм сәнәгать паркы төзергә теләгән төбәк 250 млн. сум күләмендә федераль субсидиягә дәгъва кыла ала. Татарстанда паркларның идарәче компанияләре һәм резидентлары биналар һәм инфраструктура төзү һәм модернизацияләүгә займнар ала алалар, кредитларның максималь суммасы — 30 млн.сум. Кредит Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге буенча еллык 5% ка бирелә.
Тәнкыйть Яхшы җиһазлануга карамастан, күп кенә мәйданчыклар резидентлар белән тәэмин ителмәгән, чөнки инвесторлар алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә яки махсус икътисади зоналарда урнашуны өстен күрә: монда аларга тагын да отышлырак салым ташламаларын һәм таможня өстенлекләре бирелә. Хәзерге вакытта мәйданчыкларның тулуы уртача 60 % тәшкил итә, кайбер паркларда әлегә кадәр бер генә резидент та юк, шуңа күрә республика президенты дәрәҗәсендә объектлар белән нәтиҗәле идарә итү мәсьәләсе күтәрелә. Нәтиҗәлелек буенча шәхси парклар дәүләтнекеләрдән артып китә, бигрәк тә эре предприятиеләр аларны үз канаты астына алганда, мәсәлән, «Казаноргсинтез» каравы астында «М-7» сәнәгать паркы. 2020 елның көзендә 13 дәүләт паркы Татарстанның инвестиция-венчур фонды идарәсенә күчте. Яңа резидентларны җәлеп итүнең икенче авырлыгы — җирне инвестицион проектка тапшыру кыенлыгы, шулай ук идарәче компанияләрне куркыта торган хисап тотуның зур күләме дә авырлык тудыра.
2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кайбер район башлыкларын муниципаль сәнәгать мәйданчыкларының түбән нәтиҗәлелеге өчен тәнкыйтьләде. Шулар арасында — Яңа Чишмә районында сәнәгать паркы һәм сәнәгать мәйданчыгы, анда инвестицияләр күләме тотылган федераль акчалар саныннан артмаган.
Эре сәнәгать парклары