Якуб ибн Ногман — болгар тарихчысы һәм казый. Аның иң мәшһүр әсәре - "Тәварихи Болгария" тарихи иншасы.

Биография Әбү Хәмид әл-Гарнати мәгълүматларына караганда, Якуб 1058/1059 елда туган. Якуб ибн Ногман Болгар шәһәре судьясы булган. Ул танылган дин эшлеклесе һәм галим Әл-Джувейниның эзлеклесе була.

Ул "Тәварихи Болгария" тарихи инша авторы була. Гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнати үз әсәрләрендә Болгар галименең «болгар» исеме барлыкка килү һәм болгарларның ислам динен кабул итүе турында китабыннан өзекләр китерә.

Ислам энциклопедиясендә Якуб ибн Ногманның 1164 елда үлүе турында әйтелә История татар с древнейших времен. Т. 2: Волжская Булгария и Великая степь. - Казань, 2006. - С.573..

Искәрмәләр