Time журналы 1980 ел кешесе дип АКШ президенты Рональд Рейганны атый.
Вакыйгалар 12 март — Казанда V «Зур Идел» күргәзмәсе ачыла. Экспозициягә 586 авторның 1300 әсәре чыгарылган. 1 апрель — Түбән Камада «Мунча ташы» театры оештырыла. 17 апрель — Көньяк Родезия исеме Зимбабвега үзгәртелә. 19 июль — Мәскәүдә XXII Олимпия уеннары ачылды. 5 август — Бельгия тел принципы буенча өч автоном провинциягә бүленде. 20 август — Украина элемтә министрлыгы «Америка тавышы», «Би-Би-Си» һәм «Алман дулкыны» радиоларын томалау турында карар чыгара. 22 сентябрь — Сәддам Хөсәен гаскәрләре Иранга һөҗүм итә. 30 сентябрь — Исраилдә яңа акча берәмлеге (шекел) кертелгән.
Туулар
21 гыйнвар — Йосыф Дәүләтшин, дин әһеле, имам-мөхтәсиб. 27 гыйнвар — Марат Сафин, татар теннисчысы. 5 февраль — Сөмбел Гаффарова, татар язучысы, журналист. 12 февраль — Кристина Риччи, АКШ киноактрисасы. 11 март — Лиана Әмирханова, татар шагыйрәсе. 18 март — Алексей Яһудин, бозда фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары (2002) чемпионы 21 март — Роналдиньо, бразил футболчысы, 2002 ел дөнья чемпионы. 30 апрель — Алия Арсланова, татар язучысы, журналисты. 5 июнь — Гөлназ Абдуллаева, татар артисткасы, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрының яшь артисты. 5 июль — Ева Грин, француз актрисасы. 28 июль — Ринат Гыйззәтуллин, РФ министр урынбасары (2011). 7 сентябрь — Нигәр Җамал, Азәрбайҗан җырчысы. 4 ноябрь — Гүзәл Шакирова, Татарстанның атказанган артисты (2015). 12 ноябрь — Ландыш Әбүдәрова, шагыйрә, журналист. 13 декабрь — Диләрә Зиннәтова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2003 елдан). 22 декабрь — Гөлназ Нәүмәтова, Тинчурин театры актрисасы, ТР атказанган артисты (2013).
Вафатлар
13 февраль — Тәүфикъ Камалиев, шагыйрь, әдәби хезмәткәр. 19 март — Тимер Арслан, татар һәм башкорт шагыйре. 14 апрель — Джанни Родари, итальян язучысы. 15 апрель — Жан-Поль Сартр, француз фәлсәфәчесе, язучы. 10 май — Саҗидә Сөләйманова, татар шагыйрәсе. 1 июнь — Мирсәй Әмир, татар язучысы, драматург. 7 июнь — Генри Миллер, Америка язучысы. 10 июнь — Шәйхи Маннур, татар язучысы. 25 июль — Владимир Высоцкий, рус шагыйре, актер. 20 август — Джо Дассен, француз композиторы, җырчы. 15 октябрь — Михаил Лаврентьев, математик, академик. 29 октябрь — Нәкый Бикташев, рәссам.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Илдар Юзеев, татар шагыйреhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category§ionid=29&id=87&Itemid=81.
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Джеймс Кронин, Вал Фитч. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Пол Берг, Уолтер Гилберт, Фредерик Сенгер. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Барух Бенасерраф, Жан Доссе, Джордж Снелл. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Лоуренс Клейн. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Чеслав Милош. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Адольфо Эскивель.
Чыганаклар
* Төркем:Еллар