Биек аю көпшәсе, йә аю көпшәсе, йә аю табаны () — Аю табаны ыругларның бер төре казаякчалар гаиләлегеннән (Ranunculaceae) күпъеллык, агулы үләнчел үсемлек. Ашарга ярамый, аның б/н сарык һәм кәҗәләр еш агулана.
Үсемлек исеме Аю көпшәсе дигән исемен Татар теле сүзлекләрендә теркәлгән Табигыять һәм биология терминнары. Казан, 1935. 123 б.; Татарча-русча сүзлек. М.: Советская энциклопедия. 1966. 864 б.; Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге. Казан, 1971. 304 с.. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә аю көпшәсе ботаник термин буларак кабул ителгән: Бала-чага да аю көпшәсен кисеп насос ясый да су сибешә, нәниләр күбәләк куа И.РәмиевТатар теленең аңлатмалы сүзлеге: Өч томда. Казан: Татар кит. нәшр., 1 т. 1977. 475 б..
Тышкы күренешләре Эре, куе яшел яфраклы юан һәм озын көпшәле үсемлек Хәйретдинова Т.Х. Табигать концепты: үсемлекләр дөньясы / Т.Х. Хәйретдинова. – Ка-зан: ТӘһСИ, 2017. – 384 б. ISBN 978-5-93091-232-6. Салкынга чыдам, туфракка таләпчән түгел. 100-200 см озынлыктагы үсемлек. Тамыры бүлбесыман, төерле. Сабагы туры, ботаклы. Яфраклары эре, бармаксыман бүленмәле яисә телмәле. Чәчәкләре – соргылт-тонык миләүшә төсле, сирәк кенә ак, сабак очындагы куе чукка җыелган. Җимешләре – өч кырлы күп орлыклы табакча. Май-июнь айларында чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчиТатар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. — Казан: «ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты» дәүләт учреждениясе, 2008. 1 т.:А-В. — 259 б..
Таралулар 300 гә якын Аю табанының Биек аю көпшәсе дигән төре генә Татарстанда очрый. Ул урман аланнарында, куак араларында, елга буйларында үсәТатар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. — Казан: «ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты» дәүләт учреждениясе, 2008. 1 т.:А-В. — 259 б..
Кулланышлары Халык медицинасында аны дару үләне буларак беләләр һәм файдаланалар Иванова Р.Г.Словарь справочник по флоре Татарии. Казань, 1988. 285 с.. Тамырларында һәм шулай ук җир өстендәге өлешләрендә шактый микъдарда алкалоидлар барТатар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов, җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. — Казан: «ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты» дәүләт учреждениясе, 2008. 1 т.:А-В. — 259 б..
Искәрмәләр
Төркем:Үсемлекләр