Хөррият ― күпмәгънәле сүз. Төрки телләргә гарәп теленнән кергән: «Хөррият» ― «азатлык, иреклелек».
Оешма: Хөррият ― 1904-1905 елларда Казанда татар яшьләренең легаль булмаган (идән асты) сәяси оешмасы (элекке исеме «Шәкертлек»). Газета: «Хөррият» ― Казанда 1905 елда татар эсерлары нәшер иткән газета. «Хөррият» ― Сәмәркандта 1917―1918 елларда нәшер ителгән газета. «Хөррият» ― 1918―1921 елларда Петроградта чыккан «Кызыл Шимал» газетасының беренче исеме. «Хөррият» ― Ташкентта 1996 елдан чыгучы үзбәкчә газета. Топоним: Хөррият ― Ютазы районындагы торак пункт.