Исеме кем — татар халык уены, уенчыларны спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итә торган уен.
Уйнау тәртибе Исеме кем уенын уйный башлар алдыннан уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Уенда ике уенчы катнаша. Уенчылар бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Уен барышында уенчылар биеп йөри-йөри, кем тизрәк язуны күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә). Алдан әйтүче җиңүче була.
Чыганаклар Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б. Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б. Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.
Әдәбият Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Тышкы сылтамалар Татар теле укытучысы Абишева Алена. Татар халык уеннары.
Төркем:Татар уеннары