Рөстәм Хәсәнов, Рөстәм Шамил улы Хәсәнов (1956 елның 8 марты, СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Мәләкәс) ― галим, табиб-хирург-онколог, профессор, медицина фәннәре докторы (2001), Казан дәүләт медицина академиясе ректоры (филиал директоры, 2016 елдан), РФ Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы (2016 елдан). РФ һәм ТР атказанган табибы Рустем Шамильевич Хасанов. Сайт КГМА.

Тәрҗемәи хәле 1956 елның 8 мартында Сембер өлкәсе Мәләкәс (1972 елдан Димитровград) шәһәрендә туган.

1979 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмалаган. Татар, рус телләреннән башка, алман телен камил белә.

1979―1985 елларда Казан шәһәренең 15нче санлы хастаханәсендә кичектергесез хирургия бүлегенең табиб-хирургы.

1985–2015 елларда ― ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерының баш табибы.

1991 елда «Үлекле яраларны дәвалауда электрохимик активлаштырылган 0,3% Kcl ны куллану» (Применение электрохимически активированного 0,3 % KCl в лечении гнойных ран) темасына кандидатлык, 2001 елда «Яман шеш барлыкка килү һәм эре сәнәгать регионының онкология хезмәте идарәсен камилләштерү» (Злокачественные новообразования и совершенствование управления онкологической службы крупного промышленного региона) темасына докторлык диссертацияләре яклаган.

2003 елдан — Казан дәүләт медицина академиясендә: онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире, 2015–2016 елларда — ректор , 2016 елның ноябреннән — Казан дәүләт медицина академиясе (Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясенең белем бирү филиалы) ректоры (филиал директоры) Структура и органы управления образовательной организацией. Сайт КГМА.

2008 елдан – РФ Медицина фәннәре академиясенең Н. Н. Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәгенең Идел буе филиалы директоры.

2016 елда РФ Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайланган.

Гыйльми эшчәнлеге Онкология һәм онкология хезмәтен оештыру өлкәсендә белгеч.

480 нән артык (2016) фәнни эш, шул исәптән 13 монография, 6 авторлык таныклыгы һәм патенты һәм табиблар өчен гамәли кулланмалар авторы Рустем Шамильевич Хасанов. tatcenter.ru

Идел буе федераль округының һәм Татарстан Республикасының баш онкологы, Идел буе федераль округының Онкология учреждениеләре ассоциациясе идарәсе рәисе, Россия Федерациясе онкологлары ассоциациясе идарәсе әгъзасы.

«Поволжский онкологический вестник» () журналының баш мөхәррире.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының атказанган табибы Россия Федерациясенең атказанган табибы 2003, 2020 – Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2008 – Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе – молекуляр-биологик маркерларны өйрәнү нигезендә яман шешләрне алдан фаразлау һәм рациональ дәвалау методларын эшләү һәм клиник практикага кертү өчен 2014 – Н. Н. Блохин исемендәге алтын медаль 2015 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале

Гаилә хәле Өйләнгән, баласы: улы.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Профиль Рустема Шамильевича Хасанова на сайте РАН Рустем Шамильевич Хасанов. tatcenter.ru Рустем Шамильевич Хасанов. Казан дәүләт медицина академиясенең рәсми сайты

Шулай ук карагыз

Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Онкологлар Төркем:Ректорлар Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Татарстанның атказанган табиблары Төркем:РФ атказанган табиблары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казан дәүләт медицина академиясе укытучылары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр