Баһадиршаһ Сөяргул улы (Баһадиршаһ бин Сөяргул әл-Гайнәви әл-Каҗмакты) — мөселман дин әһеле, мөфәссир. Идел-Урал ягында беренче булып иске татар телендә Коръәннең җидедән бер өлешенең тәфсирен яза.
Биографиясе Баһадиршаһ Сөяргул улы якынча 1750-нче елларда Пермь губернасы Барда авылында туган. Шәҗәрәсе: Ишбулат → Әбдерәшит → Сөяргул → Баһадиршаһ.
Коры Алачык авылы (Агыйделнең уң як яры буенда) имамы Сәйфелмөлек бин Мортаза бин Сәлимнең (?-1802) мәдрәсәсендә укый һәм биредә 1771 елда «Дөррәтел-нәсихәт» китабын тәмамлый.
Гайнә вулысы Каҗмакты авылы мәчетендә имам булып хезмәт итә.
Идел-Урал ягында тәүгеләрдән булып иске татар телендә Коръәннең җидедән бер өлешенең тәфсирен яза һәм аның өстендә эшен 1805 елда тәмамлый. Бу китап Казан шәһәрендә 1859 елда «Китаб-и шәрәф-и мәаб Һәфтияк тәфсире төрки телендә» исеме астында нәшер ителә.
Уллары: Хөррәмшаһ (1777—?), Надиршаһ (1779—?), Гаделшаһ (1784—?).
1805 һәм 1811 еллар арасында вафат булган.
Искәрмәләр
Төркем:XIX гасыр шәхесләре Төркем:XVIII гасыр шәхесләре Төркем:Шәхесләр:Барда районы Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Дин әһелләре Төркем:Ислам дине әһелләре