Шаммасов Равил Сәхиулла улы (1930 елның 9 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Карагыш районы, Уразай ― 2024 елның 4 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) — башкорт шагыйре һәм татар журналисты, прозаик, тәрҗемәче, 1965 елдан ССРБ-ның Журналистлар, 1973 елдан — ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның халык шагыйре (2021), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (2015), Бәләбәй районының Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2013).
Биографиясе Равил Сәхиулла улы Шаммасов (әдәби псевдонимы Равил Шаммас) 1930 елның 9 ноябрендә Башкорт АССР-ының ул вакыттагы Карагыш районы Уразай авылында туган. 1952 елда район үзәге Стәрлебаш авылындагы 1-нче санлы урта мәктәпне тәмамлагач, элекке Матрай (хәзерге Җылаер) районының Сабыр җидееллык мәктәбендә, 1956 елдан Стәрлебаш районының Яшергән урта мәктәбендә балалар укыта. 1958 елда үз районының ул чактагы «Знамя коммунизма» — «Коммунизм байрагы» (хәзерге «Стәрлебаш чишмәләре») газетасында әдәби хезмәткәр булып эш башлый. Төп хезмәтеннән аерылмый, Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетына укырга керә һәм аны читтән торып 1960 елда тәмамлый. 1962 елда Башкортстанның «Кызыл таң» республика гәзите редакциясенә күчә, җаваплы сәркатиб урынбасары, 1968-1970 елларда бүлек мөдире була. 1972-1981 елларда Башҡортостан китап нәшриятында әдәби мөхәррир вазифасын башкара. 1982-1984 елларда ССРБ Тынычлыкны яклау комитетының Башкортстан бүлекчәсендә җаваплы хезмәткәр. Шуннан 1995 елга кадәр Башкортстан Язучылар берлеге аппаратында эшли, шул исәптән пропаганда бюросын җитәкли. Бераз вакыт «Сәнәк» журналында әдәби хезмәткәр булып та эшләп ала. 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Озак вакыт БР Язучылар оешмасында татар телле язучылар секциясен җитәкли.
Башкортстан Башлыгының 2021 елның 18 гыйнварындагы Указы белән Равил Шаммаска «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем биреләРауил Шаммасҡа «Башҡортостандың халыҡ шағиры» тигән маҡтаулы исем бирелде. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 15 февраль 2021 йыл.
2024 елның 4 гыйнварында Уфада 93 яшендә вафатЛяйсан Закирова. Ушел из жизни народный поэт Башкирии Равиль Шаммасов. ИА «Башинформ», 4.01.2024 . Башкортстанның халык шагыйрен туган ягында, Стәрлебашта җирлиләр.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Шаммасов Рауил Сәхиулла улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8. Ғәйнуллин М. Ф., Хөсәйенов Ғ. Б. Совет Башҡортостаны яҙыусылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылған, төҙәтелгән икенсе баҫма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит. Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. Төркем:Кызыл таң журналистлары Төркем:Фатих Кәрим исемендәге премия (Бәләбәй районы) лауреатлары Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:ССРБ Язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Стәрлебаш районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:1930 елда туганнар Төркем:9 ноябрь көнне туганнар Төркем:Татар журналистлары Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре