Әмир Хәбибулла улы Кәримов (20 апрель 1915 ел — 23 апрель 1976 ел) — СССРның атказанган очучы-сынаучысы.
Биографиясе Әмир Хәбибулла улы Кәримов 1915 елның 20 апрелендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә туган.
1939 елда (башка мәгълүматлар буенча 1936 елдаПерсоналии) Казан аэроклубын тәмамлый, анда ул очучы-инструктор була. Шушы ук вакытта Казан авиация институтында белем ала һәм аны 1940 елда уңышлы тәмамлаганнан соң Казан аэроклубында 1940 елдан алып 1949 елга кадәр 22-че авиазаводның транспорт бүлеге очучысы булып хезмәт итә (Казан), аннары, Казан вертолет заводында очучы-сынаучы булып күчә, монда 1949-1968 елларда эшли. Ту-4, Ту-16, Ту-104, Ту-110, Ил-62 самолетларына сынау үткәрә.
1959 елда Кытай Халык Республикасында командировкада була, Ту-16 самолетын үзләштерүдә ярдәм күрсәтә.
Гомуми очу сәгате саны 8000нән артык тәшкил итә, шул исәптән, 3500-дән артык — сынау сәгате. Казан шәһәр Советы депутат итеп сайлана. 1968 елда хаклы ялга чыга.
Ә. Х. Кәримов 1976 елның 23 октябрендә вафат була.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре Хезмәт Кызыл Байрак ордены «Кытай — совет дуслыгы» медале Хөрмәт Билгесе ордены
Искәрмәләр
Әдәбият
КАИ — национальный исследовательский университет/Г. Л. Дегтярев, Ю. Ф. Гортышов, М. С. Сафари; под ред. докт. техн. наук, профессора, президента КНИТУ-КАИ Ю. Ф. Гортышов. — 2-е изд., испр. и доп. — Казан: Изд-во КНИТУ-КАИ, 2017. — 568 с.
Сылтамалар Легенды КАИ
Летчики-испытатель
Летчики-испытатель ССРБ и России
Маленький подвиг большого экипажа
Персоналии Төркем:20 апрель көнне туганнар Төркем:1915 елда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Стәрлетамакта туганнар Төркем:23 октябрь көнне вафатлар Төркем:1976 елда вафатлар Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары