Вәлиев Рәфгать Әхтәм улы (18 февраль 1911 ел — 10 июль 1993 ел) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби эшлекле, инженер-механик, галим-баллистик. Генерал-майор-инженер (1962). Техник фәннәр кандидаты (1962). Ленин премиясе лауреаты (1965).
Биографиясе Рәфгать Әхтәм улы Вәлиев 1911 елның 18 февралендә Уфа губернасы Златоуст өязе Тырнаклы вулысының Еланлы авылында сәүдәгәр Вәли Кәримов гаиләсендә туган. Бала чагы Әй елгасының каршы ярында, анасының туган авылы ЛаклыдаХәҙерге Башҡортостан Республикаһы Салауат районы үтә. Татар.
1936 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетын, 1951 елда Ф. Э. Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясеннән тәмамлаган (Мәскәү).
1936 елдан алып Монгол Халык Республикасында (Улан‑Батор) ССРБ илчелегендә эшли, 1939 елдан Артиллерия академиясендә укыта.
1939 елдан алып Совет Армиясендә. 1951 елдан бирле зенит‑ракета комплекслары полигонының инженер-сынаучысы, 1956 елдан — ССРБ Оборона министрлыгы сайты гыйльми тикшеренү институты, ССРБ Кораллы Көчләре Генераль Штабы, 1973-1986 елларда Радио төзү гыйльми тикшеренү институты (бөтенесе дә — Мәскәү) хезмәткәре. Һава һөҗүменнән саклану стратегик системасын, Җирнең ясалма юлдашларын, баллистик ракеталар уйлап табучыларның берсе.
1976 елдан алып отставкада. Ленин премиясе лауреаты (1965). Кызыл Байрак (1944), Александр Невский (1945), 1‑нче (1985) һәм 2‑нче (1943) дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (1943, 1956) орденнары белән бүләкләнгән.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Ленин премиясе лауреаты (1965) Александр Невский ордены (27.04.1945) Кызыл Байрак ордены (23.08.1944) I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985) II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (19.04.1943) Ике Кызыл Йолдыз ордены (05.01.1943; 30.12.1956 Мизалдар Чиләбе өлкәсе Саткы шәһәре һәм Саткы районының мактаулы гражданы (1982)Почетные граждане Саткинского района. Валиев Рафгат Ахтямович. Администрация Саткинского района. Официальный сайт Белоруссиянең Витебск өлкәсе Городок шәһәренең мактаулы гражданы Еланлы авылының ихтирамлы аксакалыПочетные граждане Саткинского района. Валиев Рафгат Ахтямович. Администрация Саткинского района. Официальный сайт Лаклы авылының ихтирамлы аксакалы
Хәтер
Туган авылындагы бер урам генерал исемен йөртә. Еланлыда Рәфгать Вәлиевка бюст куела.
Искәрмәләр
Әдәбият
Бурангулов А. Г., Бурангулов Я. А., Габбасова З. С. Потомки Салавата. — Уфа: Китап, 2004. — 192 с. Земля салаватка, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.
Сылтамалар
Вәлиев Рәфғәт Әхтәм улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Энциклопедия Урала — Валиев Рафгат Ахтямович Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Кыйгы районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Ленин премиясе лауреатлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Байрак ордены кавалерлары Төркем:Александр Невский ордены (ССРБ) кавалерлары Төркем:Генерал-майорлар (ССРБ) Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:1993 елда вафатлар Төркем:10 июль көнне вафатлар Төркем:1911 елда туганнар Төркем:18 февраль көнне туганнар