Гүзәл Гарәпшина - актриса. 1966 елның 6 мартында ТАССРның Актаныш районы Яңа Җияш авылында туа. Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. 1985 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде. Театрда сәхнәләштергән рольләре Зөбәрҗәт (Д.Салихов “Танышулар-кавышулар”), хезмәтче (Ф.Г.Лорка “Бернарда Альба йорты”), Миңлекәй (М.Кәрим “Айгөл иле”), Бибиҗамал (Х.Вахит “Кияүләр”), Маһруза (Х.Ибраһимов “Төн яна учакта”), Фәрхи (К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”), Җиһан (К.Тинчурин “Назлы кияү”), Аптекачы (Э.М.Ремарк “Без барыбыз да кешеләр”), Халидә (Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин “Эх, алмагачлары!”) Искәрмәләр

Сылтамалар

Гүзәл Мөдәррис кызы Гарәпшина . Кәрим Тинчурин исемендәге театр сайты.

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар