Фазлыйәхмәтов Азат Мидхәт улы (23 февраль 1967 ел) — шагыйрь, радиожурналист, «Юлдаш» радиосының өлкән мөхәррире, проектлар авторы һәм алып баручысы. 2013 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистар союзлары әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре (2015).СПИСОК награжденных государственными наградами Республики Башкортостан. 39. Фазлиахметов Азат Мидхатович - старший редактор отдела ведущих программ информационно-музыкального канала «Юлдаш» студии радиовещания ГУП ТРК «Башкортостан»

Биографиясе Азат Мидхәт улы Фазлыйәхмәтов 1967 елның 23 февралендә Башкорт АССР-ының Дәүләкән районы Чуенчы авылында туган. Җирле урта мәктәпнең сигез классын тәмамлый һәм 1982-1986 елларда Благовещен педагогия училищесында укый.

Мөстәкыйль хезмәт эшчәнлеген 1986 елның сентябрендә Дәүләкән районының Бик-Карамалы сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы булып башлый.

Шул ук елның көзендә Совет Армиясе сафына чакырыла, хәрби хезмәтен 1986-1988 елларда Хәрби Диңгез флотының Кронштадт һәм Новороссийск калаларындагы частьларында үтә.

1988 елда запаска кайтарыла һәм 1994 елга кадәр Чуенчы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны һәм тарих фәнен укыта.

1994-1997 елларда Уфа шәһәре Орджоникидзе район эчке эшләр идарәсендә эксперт-криминалист булып эшли.

1997 елда читтән торып Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

Республика күләмендә игълан ителгән иҗади конкурсны уңышлы үткәннән соң 1998 елның 5 гыйнварында Азат Фазлыйәхмәтов «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә алып баручы итеп эшкә кабул ителә.

2001 елдан «Юлдаш» мәгълүмат һәм җыр-моң каналының өлкән мөхәррире булып эшлиБеҙҙең команда. «Юлдаш» радиоһы, рәсми сайт .

Көндәлек эшендәге (?) югары казанышлары өчен 2015 елда «Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Дәүләкән районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1967 елда туганнар Төркем:23 февраль көнне туганнар