Сәидә Мөхәммәтҗанова (12.01.2001, Казан, ) — татар җырчысы. Татарстанның атказанган артисты (2025). «Голос. Дети» икенче сезоны финалисты, «Ovoz» бәйгесенең ярымфиналисты.
Тәрҗемәи хәле 2001 елның 12 гыйнварендә Казан шәһәрендә туа. Әтисе — Айрат Әнвәр улы Мөхәммәтҗанов, әнисе — Зилә Фәрит кызы Мөхәммәтҗанова. Алим исемле энесе бар.
Әтисе берничә ел Свердловск өлкәсендәге Югары Пышма шәһәренең мәчетендә имам булып эшләгәч, Уралда торалар.
2012 елда гаиләләре белән Казанга күченәләр. Казанның Идел буе районындагы 22-нче музыка мәктәбендә фортепиано һәм вокал классларында укый.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтында, көнчыгышны өйрәнү факультетында «төрки халыкларның икътисады һәм сәясәте» юнәлешендә укый, анда төрек, инглиз һәм гарәп телләрен өйрәнә. Шул ук вакытта И. В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала. КФУның «төрки-мөселман дөньясы сәнгате тарихы» юнәлешендә магистратурада укый.
2020 елның декабрендә Казан шәһәр филармониясенә эшкә кергән.
Иҗаты Биш яшьтән «Ак калфак» фольклор ансамблендә жырлаган, мөнәҗәтләр башкарган.. 6 яшеннән Габделфәт Сафин, Асылъяр кебек артистларның концертларында Мәскәү, Уфа, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбе шәһәрләрендә чыгыш ясаган. 9 яшендә Югары Пышма музыка мәктәбендә беренче концертын оештыра. Күп музыкаль бәйгеләрдә җиңү яулый, фортепианода һәм курайда уйный. Кызның беренче остазы Венера Гәрәева була.
2015 елда «Голос. Дети» проектында катнаша һәм Пелагея төркеменә эләгә. Ул җырчыны «Су буйлап» җыры белән шаккатыра. Нәтиҗәдә финалга җитеп, 3нче урынга лаек була. Сәйдәнең әйтүенчә, проектта катнашуның төп максаты — татар мәдәниятен алга сөрү була. Татар, рус, француз, итальян, португал, гарәп, инглиз, төрек, кырым татар телләрендә җырлый. Эксперт Алинә Глазкова фикеренчә — «Сәйдәнең вокалында нәкъ татар башкаручыларына хас үзенчәлек бар. Бу нәкъ милли җырда була торган мелизмнар — тавышның нәфис челтерәүләре».
2020 елда Dairafest этник фестивалендә, Дәүләт академия капелласында Санкт-Петербургның «Летания» оркестры белән чыгыш ясый. Соңрак алар белән 2021 елда Санкт-Петербургта сольный концерт оештыра. Галиәсгар Камал исемендәге театрның «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә ролен, Казан шәһәре филармониясендә куелган «Йосыф — Зөләйха» спектаклендә төп рольне башкара.
2024 елда Үзбәкстанда узучы Ovoz телешоуында катнаша. Беренче этапта «Гөлҗамал» җырын башкарып, Севара Назархан төркеменә эләгә. Шул ук вакытта дүрт остаз да аңа борыла. Ярымфиналда 3 % тавышлар аермасы белән Шохрухмирзо Ганиевка юл куя. Шул ук елда «Ярату» дип аталучы беренче зур концертын куя. Зөлфәт Хәким повесте буенча куелган «Телсез күке» фильмында Кәшифә ролендә төшә . Фильмны «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивалендә күрсәтәләр. Искәндәр Мостафин, Ринат Вәлиев, Луиза Батыр-Болгари һәм башка шәхесләр белән эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2014 елда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гран-приена ирешкән. 2015 елда Русиянең беренче телеканалы уздырган «Голос. Дети» («Тавыш. Балалар») проекты лауреаты була. 2024 елда Ташкентта Үзбәкстанның «Zoʻr TV» каналында баручы «Ovoz» (, ) җыр бәйгесендә (шоу) катнашып, «Гөлҗамал» татар халык җырын аʻкапеллага башкара. Аның чыгышының «The Voice of Uzbekistan» дип аталган «YouTube» каналында урнаштырылган видеоязмасы 4 көндә 537 меңнән артык карау җыйганКамилә Билалова. Сәидә Мөхәммәтҗанова үзбәкчә "Голос"та: «Фәррух Закиров миңа борылырга тиеш түгел иде». Интертат, 2.05.2024. Финалга уза алмаган. Аның көндәше Шохрухмирзо Ганиев 48,9 % тавыш җыйган, Сәидә җыйган тавышлар исә нибары 3 процентка азрак — 45,6 % булганСаида Мухаметзянова не вышла в финал узбекского «Голоса». Чирчик Узбекистан Вконтакте, 3.08.2024. «Голос» проектының Голландиядәге төп җитәкчелеге төзегән иң яхшы башкарылган җырлар рейтингында Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган «Гөлҗамал» җыры атнаның, ә соңрак айның иң яхшы җыры дип билгеләнә Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда «Гөлҗамал» җырын башкарып дөньякүләм рейтингка кергән. Татар-информ, 22.08.2024. 2025 ел, 6 февраль ― Татарстанның атказанган артисты ― музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Певица Мухаметзянова удостоена звания «Заслуженный артист РТ». Татар-информ, 7.02.2025
Альбомнары
«Балачактан килми китәсе» (2015). «Су буйлап» (2023). «Эсперанто» (2024).
Искәрмәләр
Сылтамалар Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Һәр татарның милли моң белән танылу мөмкинлеге бар». Байбулат Дәүләт, Азатлык радиосы, 16 июль 2015 Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Җыр минем өчен хобби…». Булат Ибраһимов, «Халкым минем» газетасы, 2015
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары