Мария Реститута (дөньяви исеме — Гелена Кафкова, ; 1 май 1894 ел — 30 март 1943 ел) — Католик чиркәве изгесе, монахиня, шәфкать туташы.

Биографиясе 1894 елның 1 маенда Австро-Венгриянең Условиеда (хәзерге Чехия Брно шәһәренең бер өлеше) итек ясаучы гаиләсендә туган. Ике яшендә ата-асасы аны Венага алып китә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Вена хастаханәләрның берсендә санитар булып эшли.

1913 елда монастырьга килә, IV гасыр христиан газаплысы Реститут хөрмәтенә монах исемен кабул итә. Беренче дөнья сугышыннан соң хирургия шәфкать туташы булып эшли.

1938 елда Австрияне Өченче Рейх үзенә кушкач, ачык рәвештә илдә урнашкан фашистик режимга каршы чыгыш ясый. Нацистик режимны фашлаган ике ачык хат яза. Нацизм карашларына мөккибән хастаханә директорының боерыгы буенча хастәхана палаталарның һәркайсында стенадан тәрене алып ташларга каршы була. Шулар аркасында 1942 елда Гестапо тарафыннан арестка алына һәм гильотина аша үлем җазасына тарттырыла.

1943 елның 30 мартында ул җәзалап үтерелә.

Хәтер Аның хөрмәтенә Венада урам аталган (), биредә Мария Реститута эшләгән Mödling хастаханәсе урнашкан.

Беатификация 1998 елның 21 июнендә Рим папасы Иоанн Павел II тарафыннан беатификацияләнә (католик чиркәве изгеләр рәтенә кертелә).

Сылтамалар

saints.sqpn.com server.brumma.com францискан сайт о Марии Ресиле (нем.) Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Венада вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1943 елда вафатлар Төркем:30 март көнне вафатлар Төркем:1894 елда туганнар Төркем:1 май көнне туганнар