Гөлназ Латыйпова, Гөлназ Халәс кызы Латыйпова (кыз фамилиясе Вәлиева; 1971 елның 13 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Меңнәр) ― драма актрисасы. 1992 елдан Туймазы татар дәүләт драма театры артисты. Башкортстанның атказанган (2009) һәм халык (2025) артисты.
Тәрҗемәи хәле 1971 елның 13 февралендәБашкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Халәс кызы Латыйпованы туган көне белән кайнар котлыйбыз! Туймазинский театр Вконтакте, 13.02.2024 Татарстан АССР Актаныш районы Меңнәр авылында туган. Әтисе Халәс Вәлиев күмәк хуҗалыкта, әнисе Лира Харисова укытучы булып эшләгән. «Туган нигезгә озаграк кайтмасам, минем хәлем беткән кебек була... Мин анда кайтып, өемә кереп, бер чынаяк су эчсәм дә, миңа көч кереп киткән кебек була»Сәхнә сөйләме буенча тренинг үткәрә. Rutube видео, 31:10.
Сәләтле балаларны Казанның махсус мәктәпләрендә укыту дигән матур башлангыч чорында Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта мәктәпнең 2нче сыйныфына укырга биргәннәр. 1990 елда Тамара Гыйльфанова кул астында классын тәмамлаган. Әмма бармаклары кыска дип, шушы уен коралы буенча консерваториягә укырга алмаганнарЛатыйпова (Вәлиева) Гөлназ Халәс кызы (13.02.1971) / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.273..
Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Туймазы егете Алмаз Латыйповка кияүгә чыгып, 1992 елдаГульназ Латыпова. Туймазинский государственный татарский драматический театр Туймазы татар дәүләт драма театрына актриса булып эшкә урнашкан (Алмаз Латыйпов театрның музыка бүлеген җитәкләгән).
1998 елда, читтән торып, Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Театрда сәхнәләштергән рольләре Гафия ― «Ак калфак» Илсөяр ― «Без бит авыл малае» Гүзәл ― «Кәләш әйттергәндә» Гөлчәһрә ― «Аршин мал алан» Әнисә ― «Онытылмый беренче мәхәббәт» Кыз ― «Торна каурыйлары» Кәримә ― «Сихерче» Хөршид ― «Портфель» Роза ― «Әниемнең сукмагы» Мила ― «Безнең тузганак» Кыз ― «Онытылган адәм» Зөһрә ― «Бер гомергә тиң булган төн» Гөлчибәр ― «Күктән төшкән бәхет» Мәймүнә ― «Әмерхан бәрәңгесе» Артистка ― «Гамлет» Мәрфуга ― «Яшь йөрәкләр» Рәмилә ― «Сәер кеше» Вера ― «Рядовойлар» Йолдыз ― «Яшьлек юллары» Гөлбирә ― «Сөям, сагынам — синең генералың!» Эрида ― «Ташлама утны, Прометей!» Хатын ― «Сөю сукмагыннан бергә атлыйк» Рәзинә ― «Китәм инде, китәм!» Флера ― «Люстра» Рәйлә ― «Кызлар-йолдызлар» Зәкия ― «Легионер» Алла ― «Кызлар капкыны» Сәмига ― «Тю-тю мәхәббәт яки Тавыкбаш» Нурия ― «Туй күлмәген калдым кочаклап» Әни ― «Үтерүче» Римма, Кузнецова, Надежда ― «Чиксез күк астында» Әклимә, Лимма ― «Күз буучылар» Җыештыручы ― «Ял көнне мәктәптә» Тол хатын ― «Тискәрегә-авызлык» Сәйдә ― «Тиле яшьлек» Рузия ― «Әрем исе» Аида Лотфулловна ― «Пычкы» Розалия ― «Түтиләр» Людмила ― «Колбаса. Фрагментлар» Сафыя ― «Җизнәкәй» Толгонай – «Анам кыры» (Чыңгыз Айтматов)Анфиса Аитова. В Туймазах состоялась премьера спектакля «Материнское поле». «Туймазинский вестник», 24.09.2024 һ.б.
Фильмография 2017 ― «Нигез йорт» (; режиссер Нәсүр Йөрешбаев) ― Сания әби кызы «Куктау-20»: исследуем историю татарстанского кино. Часть 54-я: «Нигез йорт». Рамблер/кино, 3.06.2023.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 ― Башкортстанның атказанган артисты ― театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өченУказ Президента Республики Башкортостан от 19.02.2009 N УП-75 2022 ― Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты Туймазинский государственный татарский театр драмы открыл новый творческий сезон. Культурный мир Башкортостана, 29.09.2022 2025 ― Башкортстанның халык артисты Итоги прошедшего театрального сезона. Туймазинский государственный татарский драматический театр, 26.06. 2025
Шәхси тормышы Ире Алмаз Латыйпов. Ике кыз үстерәләр. Искәрмәләр
Әдәбият Латыйпова (Вәлиева) Гөлназ Халәс кызы (13.02.1971) / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.273.
Сылтамалар Гөлназ Латыйпова. Туймазы татар дәүләт драма театры сайты. Сәхнә сөйләме буенча тренинг үткәрә. Rutube видео, 31:10
Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Туймазы театры