Илнур Миргалиев, Илнур Мидхәт улы Миргалиев (1976 ел, 25 октябрь, БАССР, Кушнаренко районы, Якуп) — татар галиме, тарих фәннәре кандидаты (2002), ТР дәүләт премиясе (техника һәм фән өлкәсендә) лауреаты (2016), «Золотоордынское обозрение» журналының баш мөхәррире (2013 елдан).

Тәрҗәмәи хәл 1976 елның 25 октябрендә БАССРның Кушнаренко районы авылында туа. 1993—1998 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих бүлегендә укый. 1998—2001 елларда Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих иститутында аспирантурада укый. 2002 елда Тарих фәннәре кандидаты исемен яклый. Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү Үзәгенең җитәкчесе.

Китаплары Войны Токтамыш-хана с Аксак Тимуром. – Казань: Институт истории АН РТ, 2003. Политическая история Золотой Орды периода Токтамыш-хана. – Казань: Алма-Лит, 2003. Материалы по истории войн Золотой Орды с империей Тимура. – Казань: Институт истории АН РТ, 2007. Хан Токтамыш. – Казань: Татар.кн. изд-во, 2011. «Золотая Орда: библиографический указатель / Автор-составитель И.М.Миргалеев. – Казань, 2013.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2008 — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты рәхмәте 2009 — Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Мактау грамотасы. 2016 — ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе 2026 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале – күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткән өченУказ Раиса Республики Татарстан № 479 от 16.06.2026 Искәрмәләр

Сылтамалар Илнур Миргалиев: «XXI гасырда татар авылларына кабилә тагу акылга сыймый». Рәмис Латыйпов, Интертат, 21 Март 2021

Шулай ук карагыз

Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:Татар галимнәре Төркем:Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Төркем:Татарстан тарихчылары Төркем:Алтын Урданы өйрәнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр