Вәхитова Лена Нурулла кызы (19 сентябрь 1949) — совет хуҗалыгы эшмәкәре, Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты(1991-1995), 2-нче чакырылыш Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Милләте буенча татар.

Биографиясе Вәхитова Лена Нурулла кызы 1949 елның 19 сентябрендә БАССРның Ургыл районы Таң авылында туган. 1985 елда Читтән торып уку совет сәүдәсе институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1968 елда Туймазы тегүчелек фабрикасында тегүче-мотористка булып башлый, аннары кибеттә кассир булып эшли. 1971 елда сәүдә курсын тәмамлап, сатучы һөнәрен үзләштерә һәм бераз сатучы булып эшләгәннән соң Туймазы каласындагы "Дуслык" универмагы директоры итеп билгеләнә.

1986 елдан Туймазы район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе вазифасында эшлиНародные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 91.

1995 елдан Башкирпотребсоюз оешмасы җитәкчесе.Генеалогическая база знаний: персоны, фамилии, хроника

1995 елда Башкортстан Республикасының бердәнбер югары вәкаләтле һәм закон (канун) чыгару дәүләт органы дип Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае игълан ителә. Лена Нурулла кызын 2-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайлыйлар.

Лаеклы ялга чыккач, шәхси эшкуар булып теркәлә, һәм икмәк һәм камыр ризыклары сәүдәсе буенча эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый.

Карагыз Башкорт АССРы Югары Советы БАССРның 12 нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге Башкортстан Республикасының 2 нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары Искәрмәләр

Чыганаклар Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104 Төркем:Шаран районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1949 елда туганнар Төркем:19 сентябрь көнне туганнар