Солтангәрәева Розалия Әсфәндияр кызы (28 март 1955 ел) — башкорт фольклорчы-галиме, филология фәннәре докторы (2003). Башкорт АССР-ының атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), Салават Юлаев ордены кавалеры (2005). Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләк лауреаты (1991).

Биографиясе Розалия Әсфәндияр кызы Солтангәрәева 1955 елның 28 мартында Башкорт АССР ы Әлшәй районы Яңа Сәпәш авылында туган.

1978 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының (хәзер М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) филология факультетын тәмамлый. 1986 елда СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институты аспирантурасын тәмамлый. 1991 елдан алып Тарих, тел һәм әдәбият институтының өлкән гыйльми хезмәткәре булып эшли.

Гыйльми эшчәнлеге Розалия Солтангәрәева — башкорт йолалары һәм аларга бәйле халык иҗатын өйрәнүдә яңа мәсләк — комплекслы тикшеренүне уңышлы алып барган галим. Ул йола поэзиясен фольклор һәм этнография кушылмасында туган катлаулы синкретик иҗат буларак өйрәнә. 1988 елдан — филология фәннәре кандидаты. «Башкорт туй-йола поэзиясе» (1995) исемле монография авторы. Әхмәт Сөләйманов белән бергә күп томлык башкорт халык иҗатының «Башкорт халык иҗаты: Йола фольклоры» (1995), «Башкорт халык йола уеннары» (1996) дигән томнарын әзерләп чыгарда. 2002 елда «Башкорт халкының гаилә-көнкүреш йола фольклоры» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Фәнни хезмәтләре

Башкирский свадебно-обрядовый фольклор. Уфа, 1995.

Җәмәгать эшчәнлеге

2011-2017 елларда — Башкортстан Республикасының Башкорт хатын кызлары җәмгыяте җитәкчесе.

Чыганаклар

Солтангәрәева Розалиә Әсфәндиәр ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр

Әдәбият

Рахимкулова А. В Уфе научное сообщество частвовал известного башкирского фольклориста Розали Султангареев. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2015, 1 декабрь«Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 1 декабрь. Галәветдинов И. «Башкорт телен, башкорт халкын кобаердан нурланым!». «Башкортстан» гәзите, 2015, 27 март. С. Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа, «Китап», 1999, 219 нчы б.

Төркем:Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары Төркем:Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Әлшәй районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1955 елда туганнар Төркем:28 март көнне туганнар