Бакалова Мария (, ) — болгар актрисасы. «Борат 2» псевдодокументаль көлке фильмында уйдырма казах репортеры Борат Сәгдиевның кызы Тутар Сагдиева ролен башкаручы буларак билгеле. Бу фильм аркасында Мария «Оскар», «Алтын глобус», «BAFTA», киноактерларның Америка Гильдиясе бүләкләренә һәм Critics' Choice Movie Award «Икенче пландагы иң яхшы актриса» номинациясендә премиягә лаек булган беренче болгар актрисасы булып тора.

Башлангыч еллары һәм белем алуы Мария Бакалова алты яшендә җыр һәм сыбызгыда уйнау дәресләрен ала башлый.

Бургаста Милли сәнгать мәктәбен «драма» һөнәре буенча тәмамлый. Соңыннан Крастьо Сарафов исемендәге театр һәм кино сәнгатенең Милли академиясында драма сәнгате курсын тәмамлый.

Актерлык карьерасы Болгар фильмнарында төшеп, актерлык карьерасын башлый, «Трансгрессия» (2018) һәм «Соңгы кыңгырау» (2020) фильмнарында төшә. Билгелелекне «Борат 2» фильмында Тутар Сагдиева ролен башкарып ала. Җөмһүрият сәяси эшмәкәре Руди Джулианига интим шартларда ул интервью алырга тәкъдим иткән эпизод аңа бөтен дөньяга танылу китерә. Бакалованың уены тәнкыйтчеләр тарафыннан югары бәяләнә: IGN журналы фильмда актрисаның күренүен «фантастик табыш» дип исәпли, ә LA Times аның башкаруын «искиткеч» дип бәяли. Мария «Оскар», «Алтын глобус», «BAFTA», киноактерларның Америка Гильдиясе бүләкләренә һәм Critics' Choice Movie Award «Икенче пландагы иң яхшы актриса» номинациясендә премиягә лаек булган беренче болгар актрисасы булып тора.

2020 елның ноябрендә Бакалова Creative Artists Agency белән контракт төзи.

Фильмографиясе +ЕлФильмның исемеРольләрРежиссер2017XIIaМиленаМагдалина Ралчева2018АнгелАнжелаЛечезар Петров2018ТрансгрессияЯнаВал Тодор2019Көтелмәгән хәл аркасындаТаксидагы кызПетр Чивийский2019Хыял кызыХыял кызыПетр Чивийский2019ӘтиВалентинаКристина Грозева Петр Вальчанов 2020Соңгы кыңгырауАлександраИвайло Пенчева2020Борат 2Тутар СагдиеваДжейсон Волинер

Искәрмәләр

Төркем:4 июнь көнне туганнар Төркем:1996 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Болгариядә туганнар