Сатыбалдина Сәнидә Тимерхан кызы (9 февраль 1942 ел — 26 август 2016 ел) — СССР һәм Рәсәйнең педагог‑методисты. Биология фәннәре кандидаты (1971), профессор (1993). БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1983), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1997).
Биографиясе Сәнидә Тимерхан кызы Сатыбалдина 1942 елның 9 февралендә Башкорт АССРның Стәрлебаш районының Ирекле авылында туа.
1966 елда Уфада Башкорт дәүләт университетында табигать-география факультетын тәмамлый. 1970 елдан алып — Химия институтында, 1972 елдан БДУда укыта башлый.
1971 елда Сәнидә Сатыбалдина «биология фәннәре кандидаты» дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1993 елдан — профессор вазифасында.
1983 елда — «БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы», 1997 елда — «Башкортстанның мәгариф отличнигы» исемнәренә лаек була.
1973-2014 елларда Сәнидә Тимерхан кызы Башкорт дәүләт педагогия институтында һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта. 1987-1989 һәм 1991-2007 елларда химия кафедрасы мөдире вазифасын били.
Сатыбалдинаның гыйльми эшчәнлеге урта мәктәпләрдә һәм вузларда химия укыту методикасына, фикерләүне үстерү укыту мәсьәләләренә багышланган.
Сәнилә Тимерхан кызының 140‑тан артык фәнни һәм укыту‑методик хезмәте бар. Шулар арасында урта мәктәпләр өчен химия дәреслекләре дә бар.
2016 елның 26 августында Уфада вафат була. Стәрлебаш районының Иске Калкаш авылында җирләнә.
Гыйльми хезмәтләре
Методология в реальной практике (реализация принципа восхождение от абстрактно к конкретному на примере изучения химии). Уфа, 2003 Обучение студентов методике преподавания химии на основе педагогики сотрудничества: в 2 ч. Уфа, 2005 Системно‑деятельностный подход в обучении предметам естественного цикла. Уфа, 2007 (автор.)
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1983) Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1997)
Сылтамалар
Сатыбалдина Сәниҙә Тимерхан ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Гордость Республики Башкотрстан! Төркем:Башкортстанның мәгариф отличниклары Төркем:Русия педагоглары Төркем:ССРБ педагоглары Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Әлифба буенча химиклар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Биология фәннәре кандидатлары Төркем:Уфада вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2016 елда вафатлар Төркем:26 август көнне вафатлар Төркем:Стәрлебаш районында туганнар Төркем:1942 елда туганнар Төркем:9 февраль көнне туганнар Төркем:Химиклар