Иске Чәчкаб авыл китапханәсе () — Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылына хезмәт күрсәтә торган китапханә.База библиотек. Информационно-библиотечное обслуживание детей в Российской Федерации. Тарихы Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында китапханә 1932 елда уку өе буларак ачыла. 1965 елдан китапханә статусын ала һәм аерым бина буларак Совет урамында эшләп килә, ә 2000 елдан мәдәният йорты бинасына күчерелә.Иске Чәчкаб. Татар онлайн энциклопедиясе. Бүгенге көндә китапханәче булып Лилия Кәлимуллина тора.Иске Чәчкаб авылында тормыш кайный. 2020 елда мәдәният бинасына капиталь ремонт ясала, һәм капиталь ремонттан соң, 2020 елның 7 сентябрендә мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ача. Мәдәният йортын һәм авыл китапханәсен үз эченә алган бина «Вика» төзелеш фирмасы тарафыннан заманча төзелеш материаллары кулланып ремонтлана. Мәдәният йортын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, «Вика» төзелеш фирмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин, авыл халкы катнашкан.Капиталь ремонттан соң Иске Чәчкаб мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты. Урынлашуы Иске Чәчкаб авыл китапханәсе Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы, Клуб урамы, 4 йортта Иске Чәчкаб мәдәният йорты бинасында урнашкан. Искәрмәләр
Чыганаклар Старочечкабская сельская библиотека филиал №20 Кайбицкого муниципального района РТ. Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Иске Чәчкаб Төркем:Әлифба буенча китапханәләр Төркем:Кайбыч районы китапханәләре